Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры» газетасы хезмәткәре — конкурста җиңүче

Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ оештырган видеороликлар конкурсына йомгак ясадылар.

Ул 4 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр узды.
Катнашу өчен юл хәрәкәте иминлеге темасына бер минутлык социаль видеоролик төшерергә кирәк иде. Алабуга районыннан дүрт кеше катнашты. Безнең редакция хезмәткәрләре — дизайнер-версткалаучы Галина Феногентова һәм тәрҗемәче Алмаз Магадиев шулай ук үз көчләрен сынап карадылар. Галина Рәхмәт хатына, ә Алмаз инде республика күләмендә мактаулы икенче урынга лаек булды. Бу атна башында ул бүләген — видеорегистраторны Алабуга ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Әнәс Гафаров кулыннан алды.
− Әлеге конкурс турында эштә белдем. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүче буларак, мин читтә кала алмадым һәм катнашырга булдым. Мин эләктерелмәгән иминлек каешы проблемасын сайладым, чөнки моның аркасында юлларда дөнья буенча бик күп кешеләр һәлак була. Бүгенге көндә без бик динамик дөньяда яшибез, каядыр ашыгабыз, чабабыз. Минемчә, бу элементар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү өчен сәбәп булырга тиеш түгел, чөнки юл йөрү кагыйдәләре безнең куркынычсызлык һәм иминлек өчен уйлап табылган, − ди хезмәттәшем.

ЮХИДИ идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Илназ Насыйров сүзләренә караганда, видеороликлар берничә критерий буенча бәяләнгән. Бу, әлбәттә инде, видеороликта терминологияне үтәү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләренең ни дәрәҗәдә чагылыш табуы. 
− Октябрь ае безнең өчен җиңүләргә бик бай булды. Ел саен «Сакла» порталында 5-6 сыйныф укучылары өчен республика олимпиадасы уза, һәм инде икенче ел рәттән Алабуга балалары беренче урыннарны ала. Узган ел алар 1, 2 һәм 4нче урынны яулады, ә быел барлык призлы 1-10 (9дан башка) урыннарга ия булдылар. Шәхси зачетта да безнең күрсәткечләр бик яхшы, − диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев