Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры» газетасы редакциясенә китаплар кайтты

Китапларның бәясе — 100 сум.

Күптән түгел Люция Әблиеваның «Соңлап тотылган җавап» һәм Айгиз Баймөхәммәтовның «Нахак» китабы дөнья күрде һәм алар безнең редакциядә сатыла.

Айгиз Баймөхәммәтовның китабында ике әсәр басылган. Анда авторның «Урам балалары» повесте һәм «Нахак» хикәясе урын алган.

Әлеге әсәрләрдә үсмерләрнең җиңел булмаган тормышы, бүгенге кырыс дөньяда үз урыннарын табарга омтылуы, гаилә җылысын эзләве тасвирлана. 

Данил исемле унөч яшьлек үсмернең зур хыялы бар − аның төзүче буласы, зур йортлар салып, үзенең дә шуларның берсендә бәхеткә тиенеп яшисе килә. Әмма ул әлегә урамда яшәргә мәҗбүр... «Нахак» хикәясендә исә Идел кебек үсмер олыларның кырыс дөньясында гаепсездән гаепле булып кала, хаклык эзләп йөрергә мәҗбүр була. Шул рәвешле, яшь геройлар туры мәгънәсендә яшәргә өйрәнә...

Кыз баланы рәнҗетергә ярамый... Фидан, үзенеке итәр өчен, Гөлсинәнең намусына кул суза. Бу гамәле кызның бөтен гомерен сызып ташлый. Кылган гөнаһы өчен җәза Фиданга еллар үткәч әйләнеп кайта. Бәгырен әчеттерә торган газап булып килә... Люция Әблиева хикәяләрендә тормышта булган гыйбрәтле хәлләрне тасвирлый.

Редакциягә шулай ук «Төзәтәсе ялгышлар бар», «Киллер», «Никах», «Җиләкле алан», «Ятимгә дә яз килә» дигән китаплар, йолдызлы сканворд кайтты. Балалар өчен кызыклы буягыч та сезне көтә. Әлеге китап гади генә буягыч түгел. Аның ярдәмендә бала хайваннар дөньясы белән танышыр, ябыштыргычлар үрнәгендә хайваннарны дөрес итеп буярга өйрәнер, QR-код аша кызыклы видеолар карап, белемен баетыр, ябыштыргыч хәрефләрдән хайваннарның исемен җыеп, кече яшьтән хәреф танырга өйрәнер, вак моторикасын һәм логик фикерләвен үстерер, игътибарын, иҗади һәм акыл эшчәнлеген арттырыр.

Китапларны Төзүчеләр урамы, 16а адресы буенча «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталары редакциясендә сатып алырга мөмкин. Эш сәгатьләребез сәгать 8.00дән 17.00гә кадәр (төшке ашка ял: 12.00-13.00).

Китапларның бәясе — 100 сум. Белешмәләр өчен телефон: 3-81-11, 8-927-429-99-67.
Теләге булган һәркемне редакциядә көтеп калабыз.

реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев