Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры» газетасы редакциясендә «Элеккечә түгел без генә» китабы сатыла

Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә» китабы Казан утлары китапханәсенең уникенче китабы. 

«Алабуга нуры» газетасы редакциясенә өр-яңа китап кайтты. Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә» китабы Казан утлары китапханәсенең уникенче китабы.

Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы һәм әдәбият галиме Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә» дип аталган бу әсәрендә катлаулы тормыш юлы үткән, бөтен авырлыкларны да Коръәннең илаһи көченә булган бөек ышанычы ярдәмендә җиңеп чыга алган, туган иленнән читкә китеп тә гади, тырыш һәм эшчән татар хатыны булып калган Гайшә ханымның гыйбрәтле язмышы тасвирлана.

«...Йә,кем әйтер могҗиза юк дип?! Көтте бит, бик көтте Гайшә бу көнне. Киләсенә, буласына ышанып көтте. Өеп бирде аңа: ир хөрмәтен, балалар рәхмәтен, сәламәтлекне, кабаттан елый алу бәхетен һәм иман нигъмәтен. Соңгысы бик күпләр тоймый, татымый торган бәхет. Анысын бөтен адәм балаларына бирә, тик аны татырга сабырлыклары җитми күрәсең... Аллаһының бәндәләргә бүләк итеп биргән, нәсел җебен саклаган Коръәне дә бүген янәдән Гайшә кулында...» 

Бәясе 110 сум

Безнең адрес: Төзүчеләр урамы, 16 а.

Тел.: 3-81-11, 8 927 429 99 67.
реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X