Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры» газетасына түбән бәядән язылырга мөмкин

Иртәгә газета-журналларга язылу декадасы тәмамлана.

6-16 декабрьдә «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» район газеталарына ташлама белән язылырга мөмкин .

Әйтик, «Алабуга нуры»ның бер данәсен өйгә китертү — 705 сум булачак (806 сум 88 тиен урынына), ә "Новая Кама"ныкы — 746 сум 60 тиен (854 сум 94 тиен урынына). Элеккечә альтернатив язылуны да тәкъдим итәбез. Редакциядән, Мәдәният сараеннан яисә Үзәк китапханәдән алырлык итеп ярты елга язылу бәясе — 460 сум.

Район һәм шәһәр яңалыкларыннан хәбәрдар булыйм, район кешеләре турында укыйм, файдалы киңәшләр алыйм һәм башка кызыклы мәгълүматлар белән танышыйм дисәгез, «Алабуга нуры» газетасына язылыгыз!

Сорауларыгыз булса, 8(85557) 3-81-11 телефон номеры буенча шалтыратыгыз.
реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X