Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры» — районыбызда татар телендә чыга торган бердәнбер газета

1 сентябрьдән 2021 елның беренче яртыеллыгына «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» район газеталарына язылу башланды.

Кадрия Наил газетабызның күптәнге тугры дусты, ул аны һәрдаим яздырырга тырыша. Газетаны яздырып кына калмый, «Алабуга нуры» белән хезмәттәшлек тә итә. Аның шигырьләре газетабыз битләрендә еш чыга, алар укучыларыбыз тарафыннан бик яратып укыла. 
Кадрия Наил (Кадрия Наил кызы Хәлилова) тумышы белән Актаныш районы Зөбәер авылыннан. 1951 елның 1 августында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә, балачак һәм үсмер еллары Мөслим районының Симәк авылында үтә. Авыл мәктәбенең сигезенче сыйныфын тәмамлаган кыз, Бөгелмә медицина училищесына юл тота һәм гомерен шәфкать туташы булып хезмәт итүгә багышлый. Бүгенге көндә Алабугада яши. 
Иҗат — ул аның күңел халәте! Яратуы, хөрмәте, рәхмәте дә шигырь юлларына салынган. Иҗат иткән җимешләре берсеннән-берсе эчтәлекле, күңелгә ятышлы. 
— «Алабуга нуры» — районыбызда татар телендә чыга торган бердәнбер газета, районның барлык яңалыкларын шуннан укып беләбез. Шәһәрдә һәм районда нинди яңалыклар булганын белеп тору кызык. Гомумән барлык сәхифәләрне яратып укыйбыз, бигрәк тә районда булган вакыйгалар, янәшәдә яшәп яткан кешеләрнең тырыш хезмәте, яшәеше, казанышлары турында уку күңелемә якын, шулай ук программа, төрле рецептлар булуы да яхшы. Шигырьләрем газетада басылып чыкса, аларны күреп сөенәм. Кайчандыр уңышлы булган «Җырлар» рубрикасын кайтарсагыз әйбәт булыр иде. Киләчәктә газета битләрендә «Файдалы киңәшләр» рубрикасын күрергә теләр идем.

реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X