Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры» редакциясендә яңа китап сатыла

Китап кесә форматында чыгарылган.

«Казан утлары» китапханәсе сериясе" проекты кысаларында яңа китап басылды.

Бу — Фәрит Имамовның «Мәхәббәт талисманы» китабы.
Соңгы елларда әдәби иҗат белән актив шөгыльләнүче Фәрит Имамовның бу китабына кергән әсәрләре маҗаралы сюжетларга нигезләнә. Фәнни фантастика жанрын үз итеп, язучы хәзерге татар әдәбиятының чикләрен киңәйтә.

«Мәхәббәт талисманы» повестендә эшмәкәр Азамат вакыт чоңгылында адашып калган хатыны Сөмбеләне эзли. Бары тик энтузиаст татар галиме белән мәхәббәт талисманы булган асылташ кына аңа сөйгән ярын табарга ярдәм итә. Кеше ышанмастай хәлләрнең чынбарлыкта булуы турында бары тик ул вакыйгаларда катнашкан артефактлар гына искәртеп тора.

«Чабата» хикәясендә исә пөхтә итеп үрелгән чабаталар әнә шундый мистик вакыйгаларның шаһиты булып чыга.

Моннан тыш, редакциядә Айгөл Әхмәтгалиеваның «Һәркемгә бер кояш» китабын да сатып алырга була. Язучының бу әсәре инстаграм челтәрендә үзара аралашу рәвешендә язылган. Язучы әлеге әңгәмәләрдә бүгенге тормышның кискен проблемаларын күтәреп чыга. Төп геройның шәхси тормышындагы сынаулар янәшәсендә туган тел, мәктәптә аны укыту һәм татар авылның киләчәге хакында уйланулар әсәр нигезен тәшкил итә.
Китаплар кесә форматында, шуңа күрә аны үзең белән йөртү уңайлы, кайда гына булсаң да, алып укырга менә дигән! Шулай ук аларны якыннарыгызга, дус-туганнарыгызга бүләк итеп бирергә дә була.

Китапларны Төзүчеләр урамы, 16а адресы буенча «Алабуга нуры» газетасы редакциясендә сатып алырга мөмкин. Эш сәгатьләребез сәгать 8.00дән 17.00гә кадәр (төшке ашка ял: 12.00-13.00).

Китапларның бәясе — 100 сум. Белешмәләр өчен телефон: 3-81-11, 8-927-429-99-67.

Теләге булган һәркемне редакциядә көтеп калабыз.
реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X