Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

"Алабуга нуры" газетасы шәһәр үзәк китапханәсендә биреләчәк

Газета редакциясенең яңа бинага күчүе турында язган идек инде. Хәзер без Әйләнеч шоссе урамындагы 15 нче йорт адресы буенча урнашкан бинада эшлибез. Монда без "Алабуга хәбәрләр бүлеге" белән ут-күршеләр.

Озак вакытлар буена редакция Гассар урамы, 4 нче йорт бинасын арендалады. Тик бинаның хуҗасы булган "Алмедиа" типографиясе банкротлыкка чыкты. Техник хезмәтләндерү булмау сәбәпле, телефон элемтәсе, электр уты белән проблемалар барлыкка килде. Хәер, моны сез үзегез дә сизгәнсездер. Ияләшкән урыннан китүебезнең сәбәбе әнә шунда.

Редакциянең башка урынга күчүенә карамастан, без сезне онытмадык. Моңа кадәр газетаны Гассар урамы, 4 нче йорттан алган әбүнәчеләребез 18 июньнән газетаны үзәк китапханәдән килеп ала алачак. Сезнең белән элемтәдә калырга мөмкинлек биргән директор Гөлсинә Гайфиевна Габдрахмановага без бик рәхмәтле.

Белдерүләр, котлаулар, реклама Әйләнеч шоссе, 15 нче йорт адресы буенча икенче катта кабул ителә.

Яңа телефон номеры: 3-81-11

Хисапчылар һәм факс телефоны: 3-41-97

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев