Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

"Алабуга нуры" иң ышанычлы сакчысы

Безнең редакциядә менә шундый матур һәм бик тә горур каравылчы бар.

Матур булуыннан тыш бу песи бик җаваплы да. Ә вазифалары аның санап бетерерлек түгел: көн дә бүлмәдән-бүлмәгә йөреп безнең хәлне белешеп чыга, без сыйлаган барлык тәмнүшкәләрне ашап бетереп бара, һәр яңа чыккан санны игътибар белән иснәп, койрык болгап ризалыгын белдерә, матур итеп фотога төшә һәм, әлбәттә инде, безне күсе-тычканнан, начар энергиядән саклый. Әле менә монда төшке аштан соң ял итеп яткан мәле. Егетебез бик чибәр, чиста (бар эшен урамда эшли), һәм акыллы. Үзебезгә бик-бик кирәк булса да, бу песине өйле итәргә теләгән бик яхшы кешегә аны дус итеп бирә дә алабыз. Тик булачак хуҗа бик җитди сынау үтеп, бар редакциянең ризалыгын алырга тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев