Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

"Алабуга нуры" үткәргән Суган фестивалендә җиңүчегә бүләккә – телефон (+ фото)

Спас ярминкәсендә ел саен оештырыла торган Суган фестивале быел да игътибарсыз калмады. Авыл йорты ишегалдында үткән бу бәйрәмне "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталары хезмәткәрләре оештырды.

Гадәттәгечә фестиваль ярминкәнең икенче көнендә үткәрелә. Бу юлы да редакция оештырган уен-конкурсларда катнашырга теләүчеләр күп булды, ә инде махсус рецепт буенча пешерелгән суган ашыннан авыз итәргә теләүчеләр озын чиратка тезелде.

Суган фестивале редакция хезмәткәрләре тарафыннан 2009 елдан бирле үткәрелә. Алабуга өчен гадәти булмаган бу бәйрәм моннан 150 ел элек Швейцариядә билгеләп үтелә башлаган һәм бүгенге көндә дә ул анда иң зур бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Фестиваль башланыр алдыннан теләге булган һәркем суган ашы белән сыйлана алды. Шунысын да әйтергә кирәк: ашның оригиналь рецептын бары тик "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" хезмәткәрләре генә белә. Ашның төп ингредиенты суганнары белән данлыклы булган Танайка җирендә үстерелгән булганлыктан, бу ризык аеруча тәмле һәм хуш исле иде.

Беренче булып ашны Чаллыдан килгән Вадим Детковский авыз итте.

- Спас ярминкәсенә беренче килүем. Суган ашы бик ошады, икенче елга тагын киләчәкмен, аш өләшүгә соңга калмам дип ышанам, - диде ул.

Тәмле аш турында хәбәр мизгел эчендә тирә-якка таралды һәм ашны ашарга теләүчеләрдән озын чират тезелде.

Берәүләр ашка чират торганда, икенчеләре күңелле конкурсларда катнашты. Фестивальдән бүләксез китүче булмады диярлек: "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталары, "Махеев" хәйрия фонды һәм "Эссен-Продакшн АГ" җәмгыяте җиңүчеләргә дә, җиңелүчеләргә дә призлар өләште.

Редакция тарафыннан үткәрелә торган бу фестивальдә 2010 елдан башлап Суган патшасы белән Суган патшабикәсе сайлана. Шушы дүрт ел дәвамында бу конкурста катнашучыларга бик күп төрле сынаулар үтәргә туры килде - алар җырладылар, биеделәр, табышмаклар чиштеләр, суган кулланып, гадәти булмаган костюмнар уйлап таптылар. Тик төп сынау гына үзгәрми - патша һәм патшабикә таҗын кияргә һәм редакцияләрнең төп призын алырга теләүчеләр суганны пычаксыз чистартып, аның ачылыгын йөздә күрсәтмичә генә ашарга тиешләр. Быелгы Суган патшасы һәм патшабикәсе - Дөм-Дөмнән Гөлнар Сәлимгәрәева һәм Лекарево авылында яшәүче Павел Селиванов бу биремне бик җиңел башкарды. Алар редакциянең төп призы - кәрәзле телефон белән бүләкләнде.

"Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталары фестивальне оештыруда ярдәм күрсәткән өчен Танайка авыл җирле башлыгы Екатерина Морковкинага, "Махеев" хәйрия фонды директоры Илдар Галиевка, "Эссен-Продакшн АГ" директоры Леонид Барышевка рәхмәт белдерә.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Соңгы 4 ел эчендә суган патшалары һәм патшабикәләре:

2011 ел

Денис Лавренев (Яр Чаллы)

Настя Косарева (Алабуга)

2012 ел

Алексей Бабакаев (Олы Шүрнәк)

Дания Кәлимуллина (Түбән Кама)

2013 ел

Алексей Бабакаев (Олы Шүрнәк)

Инна Зибенко (Танайка)

2014 ел

Павел Селиванов (Лекарево)

Гөлнар Сәлимгараева (Дөм-Дөм)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев