Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры»на язылып калырга ашыгыгыз!

«Алабуга нуры» — районыбызда татар телендә чыга торган бердәнбер басма мәгълүмат чарасы.

1 сентябрьдән 2022 елның беренче яртыеллыгы өчен район газеталарына язылу башланды.
Газетабыз битләрендә сез туган төбәгебез, аның кешеләре, районда һәм шәһәрдә булып торган вакыйгалар хакында укып беләсез. Анда иртәгәсе көн сәхифәләре дә язылсын өчен, сезнең газетабыздан аерылмавыгыз кирәк, хөрмәтле укучыларыбыз. "Алабуга нуры"н өегезгә алдырып, сез һәрчак шәһәр-район яңалыкларыннан хәбәрдар булырсыз, аның кешеләре турында укырсыз, файдалы киңәшләр алырсыз һәм башка кызыклы мәгълүмат белән танышырсыз. Үзегезнең язмаларыгыз да газета битләрендә дөнья күрер.
"Алабуга нуры"на киләсе елның беренче алты аена язылу бәясе — 806 сум 88 тиен, "Новая Кама"га — 854 сум 94 тиен. 
Элеккечә, сезгә газетага язылуның альтернатив ысулын тәкъдим итәбез. Редакциядән, Мәдәният йортыннан яки Үзәк китапханәдән килеп алу шарты белән язылганда, газеталарның бәясе 460 сум тәшкил итә.
Газетага почта бүлекләре аша, редакциягә (Төзүчеләр урамы, 16а) килеп яки Интернет аркылы язылырга була:
- podpiska.pochta.ru онлайн-язылу сайтында;
- tatmedia.ru/podpiska сайтында;
- Дәүләт хезмәтләре порталында "Шәхси кабинет"та.
Хөрмәтле укучыларыбыз, бер гасырлык тарихы булган газеталарны бергәләп саклыйк!
Исегезгә төшерәбез, район газеталарына язылу сезнең әти-әниегез, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз өчен бик яхшы бүләк була ала.
Сорауларыгыз булса, 8(85557) 3-81-11 телефоны буенча шалтыратыгыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X