Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга орнитологлары ояларыннан егылып төшкән бөркет балаларын коткарган

Бу — Кызыл китапка кертелгән бөркет балалары. 

Алабуга орнитологлары оядан төшкән бөркетләрне тапкан һәм социаль челтәрләрдә коткару тарихын бастырган. 

Коткару кадрларын Алабуга орнитологы Ринур Бекмансуров үзенең Инстаграммында бастырган. Кош балалары «Түбән Кама» милли паркында, 35 метр биеклектән егылып төшкәннәр. 

«Түбән Кама» паркы белгечләре шунда ук яңа оя ясаган. Бөркетләр җирдә яши алмый. Шунлыктан бу очракта исәп минутларга бара. Егылганда бер кош баласы канатын сындырган. Җәрәхәтләре җитди булганлыктан, кош баласы исән калмый. 

Орнитологлар күңелсез статистиканы билгеләп үтә. Ел саен бу бөркет балалары ояларыннан егылып төшә һәм һәлак була. Моның сәбәбе — ояның селкенеп торуы, шулай ук яшенле яңгырлар, көчле җилләр дә үз нәтиҗәсен бирә.

Бу бөркетләр — югалып баручы төргә керә торган кошлар исемлегендә. Ул Россиянең Кызыл Китабына кертелгән. Аларны шулай ук еш кына император бөркетләре дип тә атыйлар. 

Татарстанда бу кошларның барлыгы 170 пары оялый. Кошларны борчымас өчен, алар артыннан тәүлек буе онлайн күзәтү алып барыла. Әлеге тикшеренү популяцияне саклап калу мөмкинлекләрен аңларга булыша. Фото: Ринур Бекмансуров

Фото6 Ринур Бекманусров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X