Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга педагоглары квалификацияләрен күтәрә

КФУның Алабуга институты педагогларның квалификациясен күтәрү максатыннан районның мәгариф идарәсе белән хезмәттәшлек итә башлады.

Шулай итеп, кышкы каникулларда педагоглар өчен өч көнлек укыту курслары оештырылды. Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрендә район башлыгы Рөстәм Нуриев педагогларның квалификациясен күтәрү системасын эшләргә кушты. Алабуга районы мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьева сүзләренә караганда, КФУ институты белән берлектә юл картасы эшләнгән. Аның нигезендә, кышкы каникулларда 75 педагог белем алган. Алар — математика, рус теле һәм технология укытучылары. Педагоглар билгеләп үткәнчә, укыту файдалы, актуаль булган һәм алган белемнәр аларның эшендә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X