Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга пенсионерлары шахмат һәм шашка буенча республика ярышлары финалына чыкты

Алабугада Татарстан пенсионерлары арасында шахмат һәм шашка буенча X Республика темпо-турнирының зона ярышлары узды.

Бу ярышлар инде 10нчы тапкыр уздырыла һәм быел алар ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Ярышлар өч этапта үткәрелә. Беренчесе муниципаль районнарда һәм шәһәрләрдә оештырыла. Беренче этапның сайлап алу ярышларында җиңүчеләр зона ярышларында катнаша. Биредә шулай ук барлык көндәшләрен җиңгән кешеләр турнир финалында катнашу өчен Казанга юл тота. Ул 27 февральдә узачак. Турнирның зона этабында Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск һәм Мамадыштан шахматчылар һәм шашкачылар катнашты. Билгеләп үтик, бу ярышлар 60 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшь һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар арасында үткәрелә. Шахмат һәм шашка буенча X Республика темпо-турнирының зона ярышлары нәтиҗәләре буенча 1нче урынны Алабуга командасы яулады, көмеш медальгә Мамадыш пенсионерлары лаек булды, өченче урынны Әгерҗе җыелма командасы алды. Алабугадан шахматчылар Шәйхеәгъзам Мөбарәкшин һәм Галина Маклакова, шулай ук шашкачылар Рафаил Гарифуллин һәм Фаина Пиенко катнашачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев