Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга полицейскийлары киберкуркынычсызлык дәресе үткәрделәр

Хокук саклаучылар һәм Иҗтимагый совет әгъзалары «Спутник» яшүсмерләр клубында булдылар.

Халыкара куркынычсыз Интернет көнендә хокук саклаучылар һәм Иҗтимагый совет әгъзалары «Спутник» яшүсмерләр клубында булдылар, анда киберкуркынычсызлык дәресе үткәрделәр. Чараның максаты — үсеп килүче буында хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү, аларның игътибарын Интернет челтәреннән файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләренә җәлеп итү.

Полиция хезмәткәрләре һәм җәмәгатьчеләр укучыларга Интернет киңлекләрендә, аерым алганда, алдашуның яңа төрләре турында сөйләделәр. Балалар, социаль челтәрләрдәге шәхси аккаунтларының парольләре ниинди таләпләргә туры килергә тиешлеген, шулай ук "тролль"ләр кем икәнлеген, таныш булмаган кешеләр язган очракта нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген белделәр.

Материалны ныгыту өчен гадәти булмаган дәрестә катнашучыларга профилактик киңәшләр белән матур белешмәлекләр тараттылар, алган белемнәрен ата-аналар һәм дуслары белән уртаклашырга киңәш иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев