Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга полицейскийлары суворовчылар белән иптәшләрчә матч уздырды

Матч «Иҗтимагый совет белән каникуллар» акциясе кысаларында һәм Бөтендөнья балалар футболы көне уңаеннан оештырылган иде.

«Иҗтимагый совет белән каникуллар» акциясе кысаларында һәм Бөтендөнья балалар футболы көне алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге хезмәткәрләре һәм иҗтимагый совет әгъзалары Алабуга суворов хәрби училищесы суворовчылары белән футбол буенча иптәшләрчә очрашу үткәрде. 

Чараны Алабуга районы буенча эчке эшләр идарәсе каршындагы иҗтимагый совет рәисе Михаил Красильников ачып җибәрде. Ул катнашучыларны якынлашып килүче Бөтендөнья балалар футболы көне белән котлады. 

Матч кызыклы үтте. Барлык футболчылар туп белән уйнауның югары техникасын һәм спорт әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте. Бик тырышуларына карамастан, тәртип сакчылары Суворов училищесы командасына оттырды.

Полиция хезмәткәрләре балаларны лаеклы җиңүләре белән котлады һәм аларга җиңүче кубогы һәм Мактау грамотасы тапшырды. Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев