Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга полициясендә атна эчендә төрле дәрәҗәдәге җинаятьләр турында 272 хәбәр кабул ителгән

Әлеге мәгълүмат белән полициянең җирле бүлекчәсендә уртаклаштылар. 

Узган атнада кизү бүлегенә төрле дәрәҗәдәге җинаятьләр турында 272 хәбәр килгән.

Уртача һәм зур булмаган авырлыктагы җинаятьләр:
— Чит милекне урлауның 3 очрагы теркәлгән. Шәһәр кибетләрендә теркәлгән ике урлау факты әлегә кадәр ачыкланмаган. Караклар тарафыннан 30 мең сумлык зыян китерелгән. 
— 2 мошенниклык очрагы. Беренчесендә, 24 яшьлек ханым, мошенникларның күрсәтмәләрен үтәп, күрсәтелгән счетларга 113 мең сум акча күчергән. Икенче очракта Алабугада яшәүче 43 яшьлек ханым, түләүсез белдерүләр сайтында синтезатор алам дип, 24 мең сум күләмендә акчасыннан колак каккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X