Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга проекты Мәдәни инициативаларның президент фонды грантында призер булды

«Игелекле галактика» проекты сәләтле балаларны иҗади конкурсларга әзерләячәк.

Мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрияләр өлкәсендә 1500гә якын проект ярдәм алачак.
Татарстаннан 77 проект җиңү яулады. Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән биредә танышырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы хәбәр итә.
Призерлар арасында Алабуга районы да бар. Җиңүне автоном коммерцияле булмаган оешма "Инвалид балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү үзәге "Мәрхәмәтлелек планетасы" яулады. Грантның күләме 940 мең сумнан артык. Алар конкурска "Игелекле галактика" проектын тәкъдим иттеләр. Максаты - сәламәтлекләре чикле булган һәм үсеш үзенчәлекләре булган 15тән дә ким булмаган баланы иҗади фестивальләрдә катнашырга әзерләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев