Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга прокуратурасы бала җәрәхәт алган таганнарның төзеклеген тикшерде

Пионер паркындагы таганда 6 яшьлек бала җәрәхәт алды.

Алабуга прокуратурасы балалар мәйданчыгында булган вакыйга нечкәлекләрен тикшерә. Бу хакта Алабуга шәһәр прокуратурасы хәбәр итә.

Пионер паркындагы таганда 6 яшьлек бала җәрәхәт алган. Ватылган таганда бала зыян күргән дигән хәбәр иң элек социаль челтәрләрдә барлыкка килде. Алабуга шәһәр прокуратурасы хезмәткәре күрсәтелгән мәгълүматның дөреслеккә туры килү-килмәвен ачыклау максатыннан паркка барып тикшерү үткәрде. Алабуга прокуроры ярдәмчесе Иван Пензин хәбәр иткәнчә, тикшерү барышында уен таганының төзек булмавы расланган, таган тоткычында беркетүче болт булмаган. 

Алынган травма нәтиҗәсендә, балигъ булмаган бала Үзәк район хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Ул табиб тарафыннан карап тикшерелгән, ә аннары Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенең хирургия бүлегенә госпитализацияләнгән. 

Закон таләпләрен бозу (муниципаль милекне тиешенчә карап тотмау) буенча, Алабуга шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе адресына күрсәтмә чыгарылды. Күрсәтелгән хокук бозулар бетерелгән, уен таганнары норматив хәлгә китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев