Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга прокуратурасы шәһәр эчендә скутер белән идарә итүчеләрнең хокукларын аңлата

Алабуга шәһәр прокуроры ярдәмчесе, 3 класслы юрист Семен Гришин аңлатуынча, теләсә кайсы механик транспорт чарасыннан файдаланган кеше йөртүче таныклыгына ия булырга тиеш.

«Юл хәрәкәтенең куркынычсызлыгы турында» Федераль законның 25 маддәсендә транспорт чаралары белән идарә итүгә мөмкинлек бирә торган төп нигезләмәләр билгеләнгән.
Механик транспорт чарасына, аны двигатель ярдәмендә хәрәкәткә китерелә торган транспорт чарасы дип ачыклап, закон чыгаручы биргән төшенчәгә караганда, скутер механик транспорт чарасы булып тора. Теләсә кайсы механик транспорт чарасыннан файдаланучының шул төргә караган транспорт чарасы белән идарә итү хокукына йөртүче таныклыгы булырга тиеш.
Скутер еш кына, двигательнең егәрлеге һәм максималь хәрәкәт тизлегенә бәйле рәвештә, «М» (мопедлар) төренә караган транспорт чарасына кертелә. Шулай да егәрле скутерлар һәм мопедлар «А1» (җиңел мотоцикллар) категориясенә, кайбер макси-скутерлар хәтта «А» (мотоцикллар) төренә карарга мөмкин.
— Шунысын истә тоту әһәмиятле, әлеге транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган затның скутер йөртүе административ хокук бозу булып тора һәм Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 12.7 маддә 1 өлеше буенча 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салуга китерә, — ди шәһәр прокуроры ярдәмчесе Семен Гришин.
Шул ук вакытта, хокук бозучының 16 яшькә җитмәгәнлеге ачыкланган очракта, балигъ булмаганның ата-анасы җавапка тартыла.
Алабуга шәһәр прокуратурасы Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 9.9 пункты таләпләрен дә аңлата. Транспорт чараларының юл читләре, тротуарлар һәм җәяүлеләр юлыннан (Кагыйдәләрнең 12.1, 24.2-24.4, 24.7, 25.2 пунктларында каралган очраклардан тыш), шулай ук механик транспорт чараларының (мопедлардан кала) велосипедчылар өчен ара буйлап хәрәкәте тыела.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев