Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы «Соллерс Алабуга» эшчеләре белән очрашты

Рөстәм Нуриев предприятие коллективлары белән очрашуларны дәвам итә.

Иң башта Рөстәм Нуриев предприятие җитәкчелегенә яңа инвестор эзләүдә активлык һәм коллективны саклап калулары өчен рәхмәт белдерде. Исегезгә төшерәбез, быелның язында Россиядә предприятиенең төп инвесторларының берсе үз эшен туктатты һәм җитештерү туктатылды. Катлаулы вәзгыятькә карамастан, завод җитәкчелеге бөтен коллективны саклап калды һәм хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүне дәвам итте. Хәзер инде яңа инвестор барлыкка килде һәм Sollers дигән үз бренды белән яңа автомобильләр җитештерелә башлады.

Предприятие заводтан мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә дә булышып тора. Район башлыгы бу эшне дәвам итүнең мөһимлеген белдереп, җитештерү бурычларын үтәү генә түгел, хәзер алгы сызыкта булганнарның туганнарын да кайгырту кирәклегенә басым ясады.

Моннан тыш, очрашу вакытында Рөстәм Нуриев шәһәрдә һәм райондагы барлык үзгәрешләр турында сөйләде, ул һәр өлкәгә — авыл хуҗалыгына, мәгариф һәм спортка, төзелеш һәм башкасына аерым тукталды. 

Ул шулай ук завод коллективын район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре арасында беренче муниципаль үзешчән сәнгать конкурсында катнашырга чакырды. Ул берничә этапта узачак. Ел ахырында конкурска нәтиҗәләр ясалачак һәм биш коллектив акчалата бүләк ияләре булачак. 

Очрашу барышында эшчеләр район җитәкчелегенә сораулар бирә алды. Аларның берсе шәһәрнең аскы өлеше үсешенә кагылышлы иде.

Әйтергә кирәк, нәкъ менә шул юнәлешкә шәһәр җитәкчелеге зур игътибар бирә. Биредә яшәүчеләр өчен Университет паркын төзекләндерделәр, анда хәзер бик уңайлы, балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылган, сукмаклар салынган, ут кертелгән. Тугаров урамында футбол кыры ясадылар. Быел да шәһәрнең бу өлешенә карата планнар зур. Университет паркында эш дәвам итәчәк, Шишкин буалары тулысынча яңартылачак, Александр бакчасында киртәләрне алыштырачаклар, Тугаров урамында яңа пар казаны эшли башлаячак. Моннан тыш, тротуарлар салу дәвам итәчәк, «Университет мәктәбе» янәшәсендә бассейн ясалачак.

Шәһәрдә иң кыен мәсьәләләрнең берсе — транспорт, шул хакта да сүз булды. Райбашкарма комитеты вәкиле аңлатуынча, йөртүчеләрнең берсе үзенең йөкләмәләрен үтәми башлаган. Муниципалитет альтернатив маршрутлар билгеләгән, хәзер шулар буенча транспорт йөрү тәртибе төзәтелә. Әмма бу проблеманы әлегә тулысынча хәл итеп бетереп булмый. Маршрут челтәрен җайга салу өчен, консалтинг фирмасы җәлеп ителәчәк.

Эшчеләрдән «Алабуга» махсус икътисадый зонасына кадәр «маршрутка» җибәрү турында тәкъдим яңгырады. Ул 2019 елда бар иде, соңрак, пассажирлар булмау сәбәпле, бетерелде. Теләүчеләр булса, маршрутны торгызырга була.

Очрашуда шулай ук тарифлар, юлларны төзекләндерү, Танайканы үстерү хакында да сөйләштеләр. Сорауларның барысына да җавап алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев