Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга район башлыгы вазифаларын башкаручы Зөлфия Сөнгатуллина Бөек Ватан сугышы ветераны Лидия Горбунова янына барды

Бу рәсми булмаган, дусларча очрашу булды, алар кайнар чәй табыны артында әңгәмә корды.

Очрашу вакытында күп нәрсә турында сөйләшергә өлгерделәр. Иң беренче чиратта Зөлфия Сөнгатуллина ветеранның кәефе, сәламәтлек торышы белән кызыксынды.

− Мин бит 5 ел элек кенә бакча белән шөгыльләнүдән туктадым. Ә миңа шундый ошый иде бу! Помидорларым бигрәк тәмле иде. Хәзер менә кан басымы “сикерә башлады, шуңа күрә түтәлләрдә башка казына алмыйм, – ди Лидия Горбунова.

Шул ук вакытта аның күңелсезләнергә вакыты юк – ветеранга еш кына кунаклар килә, һәм ул барысын да шатланып каршы ала. Моннан тыш, Лидия Илья кызы укучылар белән актив аралаша.

Зөлфия Сөнгатуллина ветеранга бүгенге көндә Татарстанда тормышка ашырылган “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел” дигән зур проект турында сөйләде. Сугыш турында нигездә ир-атлар яза, дип билгеләп үтте. Ә фронтта сугышкан хатын-кызлар моңа бөтенләй башкача караган, әмма аларның хатирәләре бик аз.

− Мин сезнең 19 яшьтә сугышка киткәнегезне беләм. Куркыныч түгел идеме? – дип сорады Зөлфия ханым.

– Безне Ерак Көнчыгышка җибәрделәр. Аннары анда барысы да тыныч булды, дип сөйләделәр, тик Япония миллионлаган армия тотты бит. Безнең полк сугышта катнашты, ә мин кораллану буенча мастер булдым. Минем махсус арбам бар иде, аңа бомбалар төяп, самолетка кадәр илтә идем, аннары аларны самолетка төиләр иде. Өлкәнебез һәрчак үзегезне саклагыз дип әйтә иде, – дип искә ала алабугалы.

Лидия Горбунованың 96 яшендә ни дәрәҗәдә яшь һәм мөлаем күренүен әйтми калу мөмкин түгел. Әмма Зөлфия Хафиз кызы очрашу вакытында аңа бу турыда мактау сүзләре әйткәч, ветеран оялып куйды.

− Сезнең белән сугышта булган кызлар да яшьләр булган бит. Бер дә матур итеп киенергә, бизәнергә теләмәдегезме? – дип сорый район башлыгы вазифаларын башкаручы. Лидия Ильинична искә алганча, сугыш вакытында киемнәрдән бары тик гимнастерка гына була.

– Мин яшь чагымда бөтенләй бизәнмәдем. Кияүгә чыгып, Одесса шәһәрендә яшәгән вакытта, күршем: “Лида, нигә син беркайчан да иреннәреңне буямыйсың?” дип сорады. Ә мин моның нигә кирәк булуын да аңламый идем. Чәчләрем иртә агарды. Җылы климатта яшәвебез аркасындадыр, мөгаен, – ди ул.

Зөлфия Сөнгатуллина ветеран белән бер сәгатьтән артык аралашты. Проблемалары һәм ихтыяҗлары турында сорады, аның фикере белән кызыксынды һәм бүгенге көндә шәһәрдә төрле тармакларда нинди эш алып барылуы турында сөйләде. Лидия Горбунова Зөлфия Хафизовнаны ешрак кунакка килергә яки шалтыратырга чакырды, чөнки мондый рухи һәм формаль булмаган аралашу аның өчен иң кыйммәтлесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев