Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы авылларында "Игелекле китерү" акциясе

Олы Шүрнәк авыл җирлегендә “Игелекле китерү” акциясе кысаларында 29 ветеран азык-төлек җыелмалары алды.

Исегезгә төшерәбез, илдәге катлаулы эпидемия вәзгыяте аркасында, ветераннарга әнә шундый ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителде. Өлкән яшьтәге кешеләргә өйдән чыгарга киңәш ителми, шуңа күрә аларга хәзер аеруча игътибар һәм кайгырту кирәк. Иң элек акция шәһәрдә старт алды, әмма авыл халкы да “Игелекле китерү”дән читтә калмады.

– Алабугадан безгә ветераннар һәм “сугыш чоры балалары” өчен азык-төлек җыелмалары алып килделәр. Авыл халкы мондый бүләкләр һәм күрсәтелгән игътибар өчен бик рәхмәтле. Шулай ук без ветераннарга авыл волонтерлары теккән битлекләрне тапшырдык, – ди җирлек башлыгы Николай Мельников.

Исегезгә төшерәбез, азык-төлек җыелмаларын Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, “сугыш чоры балалары” ала. Элегрәк без җирле бюджет хисабына 3956 азык-төлек җыелмасы сатып алынганын язган идек.

Әлбәттә, авыл әбиләренә һәм бабайларына мәҗбүри үзизоляция шартларында кыенга туры килә, һәм бу вакытта нәкъ менә авыл җирлекләре башлыклары зур ярдәм күрсәтә. Алар, төп вазифаларыннан тыш, үз җирлекләрендә яшәүчеләр һәм аларның көнкүреш ихтыяҗлары турында кайгыртуны үз өстенә ала, өстәвенә, еш кына үз акчалары һәм вакыты хисабына. Бу кешеләр өчен иң мөһиме – якташларының кайгыртучанлык һәм игътибар тоеп яшәүләре, үзләрен онытмаулары турында белүе.

Моңа Иске Күклек авыл җирлеге башлыгы Аркадий Бәхмәтов та үрнәк булып тора. Ул үзенең эш көнен авылдашларына шалтыратып, нинди азык-төлек, дарулар, яки башка нинди дә булса ярдәм кирәкме-юкмы икәнлеге турында белешүдән башлый. Кагыйдә буларак, ул беренче кирәк-ярак товарларын төштән соң, барлык ашыгыч эшләрне башкарып, көн кадагында торган мәсьәләләрне хәл иткәч алып кайта. Ә алар авылда җитәрлек.

Көндәлек эшләрдән тыш Аркадий Борисовичка авыл хужалыгын да, чәчүгә әзерлекне дә, төзекләндерүне дә контрольдә тотарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев