Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы авылларында тавыш бирү бара

Бехтерево авылында урнашкан 1411нче сайлау участогы бүген иртәнге сәгать 7.00дә үз ишекләрен ачты.

Участок сайлау комиссиясе рәисе Ирина Рожина билгеләп үткәнчә, беренче ике көндә, ә нәкъ менә 11 һәм 12 сентябрьдә, авыл халкы иртәнге сәгать 8.00дә үк тавыш бирергә килгән. Нигездә, бу өлкән яшьтәге кешеләр, яшьләр бераз соңрак иртәнге сәгать 10.00-11.00дән соң килгән.
— Сайлаулар әйбәт уза. 13 сентябрьдә иртәнге 8.00гә 216 кеше тавыш бирде, ягъни сайлаучыларның 42 проценты. Сайлау участогында битлек режимы, теләк буенча перчаткалар режимы саклана, мәктәпкә кергәндә термометрия үткәрелә. Гомумән, тавыш бирү өчен барлык шартлар да тудырылган, — ди Ирина Рожина.
Сайлау участогына беренче булып Александр Рожин килде. «Сайлауларга килү — минем гражданлык бурычым. Мин үз фикеремне белдердем», — дип ассызыклады ул.
Күзәтүчеләр билгеләп үткәнчә, ике көн эчендә бернинди хокук бозу очрагы да теркәлмәгән. 11 һәм 12 сентябрьдә халык актив рәвештә тавыш биргән.
— Беренче көнне төп масса килде, гәрчә бүген халыкның активлыгы кимемәс дип уйлыйм. Күпләр нәкъ менә якшәмбе көнне тавыш бирергә җыенды. Беренче ике көндә кешеләр, кагыйдә буларак, иртәнге сәгать 8дә үк килде, алар пенсионерлар иде, — ди күзәтүче Гөлфинә Мыльникова.
Иртән үк сайлауда Бехтерево авыл җирлеге башлыгы — Николай Кусаев та катнашты.
— Халыкның бер өлеше инде тавыш бирүгә карамастан, күпләр нәкъ менә якшәмбе көнне киләчәкләрен әйтте, чөнки алар өчен бу — бәйрәм. Гаиләләре белән киләләр, — ди Николай Кусаев.
Сүз уңаеннан, Бехтерево авылында күптән түгел генә капиталь ремонттан соң клуб ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев