Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы авылларында юлларны төзекләндерү бара

Танайка авылында Үзәк һәм Ермазов урамнарындагы асфальтны яңартуны авыл халкы инде берничә ел көткән иде.

Әле кичә генә бу юллар чокыр-чакырлы булса, бүген инде анда тигез асфальт түшәлгән. Алабуга районы авылларында юл полотносын ремонтлау эше бара.
Танайка авылында Үзәк һәм Ермазов урамнарындагы асфальтны яңартуны авыл халкы инде берничә ел көткән иде. Начар юллардан шоферлар да, җәяүлеләр дә зарланды. Бу уңайдан алардан күп санлы шикаятьләр килде. Быел, ниһаять, авыл халкының зур теләге тормышка ашты. Ермазов урамы буенча 400 метр һәм Үзәк урам буенча 250 метр озынлыкта юл полотносы республика программасы буенча ремонтланды, хәзер анда җәяү дә, машинада йөрү дә бик уңайлы.
− Яңа асфальт җәюгә 3 миллион сумнан артык акча сарыф ителде. Тынычлык урамында шулай ук республика программасы буенча 350 метр юлга вак таш салыначак, — ди Танай авыл җирлеге башлыгы Петр Макаров.
Аның сүзләренә караганда, җирлектәге юллар үзара салым акчасына да төзекләндерелә. Шулай итеп, Үзәк урамда 154 метр, Полевая урамында — 250, Көнчыгыш урамында 470 метр асфальт түшәлгән. Колосовка һәм Хлыстово урамнарында шулай ук юл ремонты эшләре башкарылган.
Быел Бехтерево халкын да яңа юл сөендерде. Гусев урамында 5 метр киңлектә һәм 400 метр озынлыкта юл өслеге ремонтланды. Моның өчен республика бюджетыннан 2,4 миллион сумга якын акча тотылган.
Бехтеревода яшәүче Светлана Немтырева билгеләп үткәнчә, авыл халкы бу ремонтны 3 елга якын көткән, һәм хәзер яңа юл барлыкка килүенә алар бик шат.
− Бу урамда юл бар, әмма аның бөтен җирендә чокыр-чакырлар булганлыктан, йөрерлек түгел иде. Ә хәзер безнең хыяллар тормышка ашты, — диде Бехтерево авыл җирлеге башлыгы Николай Кусаев. Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, үзара салым акчасына зиратка кадәрге 330 метр юлга да вак таш түшәлгән.
Алабуга районының башка авылларында да юллар ремонтлана. Инфраструктура үсеше бүлегенең баш белгече Евгений Жабриков сүзләренә караганда, юлларга вак таш салу эшләре 2 сентябрьдән башланган. Алар Колосовка, Малореченский, Олы Тарловка, Олы Елово, Покровский, Иске Күклек, Морт, Иске Юраш, Ядегәр, Олы Шүрнәк, Яковлево, Татар Дөм-Дөме, Яңа Мурзиха, Хлыстово, Иске Армалы, Олы Армалыда башкарылачак. Танайка, Бехтерево һәм Яковлеводан тыш, яңа асфальт катламы Иске Күклек, Илмәт, Олы Качка, Иске Юраш, Лекарево һәм Татар Дөм-Дөмендә дә барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев