Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы ишегалларындагы ремонтны карады

Алабугада «Безнең ишегалды» республика программасы ничек тормышка ашырыла, Рөстәм Нуриев шуны карап йөрде.

Ул 2020 һәм 2021 елларда төзекләндерелгән йорт ишегалларын да, быел эш барганнарын да карап чыкты һәм кайбер кимчелекләрне күрсәтеп узды. Мәсәлән, ишегалларыннан чүп чыгарылмаган, җир туфрагы салынмаган.

− Рөстәм Мидхәт улы әйткән кисәтүләр игътибарга алынды, җитешсезлек тиз арада бетерелер, − диде ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры Андрей Томилин. 

Гомумән алганда, аның сүзләренә карасаң, төзүчеләр вакытында эшләп өлгерә, һәм быелгысы 1 сентябрьгә тәмамланырга тиеш. Юл эшләре 70 процентка үтәлгән, кече архитектура формалары асфальт салып бетереп, балалар мәйданчыкларына ком китерүгә үк урнаштырыла. Эскәмияләр һәм чүп савытлары да сатып алынган. 

− Үткән еллардагы белән чагыштырганда, быел бездә йорт ишегаллары саны икеләтә артык. Юл хезмәте эш тәртибеннән бер атнага соңгарак калып бара иде, хәзер тизләттеләр. Вакытында өлгерү өчен, бар көчебезне куярбыз, − ди Андрей Томилин. 

Әйтергә кирәк, шәһәрдә эшләре әле башланмаган биш ишегалды бар. Алар зур түгел, шуңа күрә төзүчеләр җитешмәс дигән курку юк. Иң зур ишегалларда эш гамәлдә төгәлләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев