Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы халыкны кабул итте

Алабугалылар ишегалларын, юлларны төзекләндерү, йортларга капиталь ремонт ясау һәм башка мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте. 

Алабугалы Надежда Разина Яшьләр урамындагы 8нче йортка капиталь ремонт ясау үтенече белән мөрәҗәгать итте — биредә фасадны җылытырга кирәк. «Жилкомфортсервис» ҖЧҖ ИК директоры Римма Хәбибрахманова аңлатканча, сметага фасадның ян-якларын, балкон козырекларын җылыту һәм тышлау, подъезд тәрәзәләрен һәм ишекләрне алыштыру, цокольне һәм отмосткаларны ремонтлау салынган. Төзелеш чүп-чарын 15 августка кадәр алып бетерәчәкләр. Надежда Андреевна ишегалдында чәчәк түтәлләре темасын да кузгатты. Киләсе елга аңа һәм әлеге йортта яшәүчеләргә чәчәкләр утыртырга вәгъдә иттеләр. Узган ел биредә «Безнең ишегалды» программасы тормышка ашырылды, быел — капиталь ремонт, шуңа күрә нәрсә дә булса утыртып булмаган. Моннан тыш, киләсе елда район башлыгы Яшьләр урамыннан иске авария хәлендәге агачларны да бетерергә кушты.

Александр Ионов Зоя Космодемьянская урамында грунт җәю белән килешми. Шул мәсьәлә белән ул район башлыгының кабул итүенә килгән. Алабугалы сүзләренчә, асфальт салганнар, ә юлдан төшү урыннарын ясамаганнар. Аңа барлык эшләр дә 15 августка кадәр башкарылачагын аңлаттылар. Бу мәсьәлә район башлыгы контролендә тора. 

Наталья Галиуллина әнисе исеменнән килгән. Ул әнисен Мәскәү урамы, 60 адресы буенча урнашкан авария хәлендәге йорттан күчерүне сорады. Бу мәсьәлә инде 12 ел дәвамында хәл ителми һәм өлкән яшьтәге хатын-кыз яши торган йортның бер өлеше һаман күчерелми. Рөстәм Нуриев торак бүлегенә бер атна эчендә хәлне өйрәнергә, һәм гражданнарны кабат сентябрь аенда кабул итүгә чакырырга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев