Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев шәхси сораулар буенча кабул итте 

Төрле өлкәгә караган сораулары белән башлыкка 13 кеше мөрәҗәгать итте. 

Бу атнада Алабуга районы башлыгы халыкны кабул итте, аңа сораулары белән 13 кеше мөрәҗәгать итте.

Алар арасында — алабугалы Нина Сушкова да бар: ул инде икенче тапкыр килә һәм берьюлы ике сорау белән мөрәҗәгать итә. Ул Үзәк район хастаханәсе белән картлар йорты арасында — Нефтьчеләр проспектында өстәмә тукталыш павильоны урнаштыруны сорады. Әмма ЮХИДИнең Алабуга бүлеге өлкән дәүләт инспекторы Тимур Галимуллин аңлатуынча, әлеге участок тиешле нормаларга туры килми — бу урында борылыш, моннан тыш юл түбәнгә таба төшә.

Икенче сорау Нефтьчеләр проспектындагы 66нчы йорт ишегалдында урнашкан балалар мәйданчыгы хакында иде. Эш шунда ки, әлеге мәйданчык юлга якын урнашкан, бу балалар өчен куркыныч. ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры Андрей Томилин сүзләренчә, май аенда әлеге йортта яшәүчеләр белән җыелыш уздырылачак, анда таучыкның яңа урынын билгеләячәкләр.
Черкас авылында туып-үскән 86 яшьлек Аркадий Грачев сугышта һәлак булучылар, тыл хезмәтчәннәре, «сугыш чоры балалары» хөрмәтенә стенд урнаштыруда матди ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте. Пенсионер инде исемлекләр төзегән һәм һәйкәл эскизын әзерләгән. Район башлыгы аңлатканча, бу эш киләсе елның көзенә планлаштырылачак.

Яшь әни Светлана Трошина 2012 елдан ятим буларак торак алу өчен чиратта тора. Узган ел, Алабугада ятимнәр өчен фатирлар тапшырганда, беренче чиратта торучылар санына ул эләкмәгән. Опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Ангелина Шантурова аңлатканча, ятимнәрне торак белән тәэмин итү программасы — федераль; аңа башка шәһәрдә — Түбән Камада фатир тәкъдим иткәннәр. Светлана Александр кызы күчеп китәргә риза.
Шулай ук кабул итүгә Язгы тыкрыгында яшәүчеләр дә килгән иде. Алар су белән тәэмин итү проблемасын хәл итүне сорадылар — түбән температура аркасында су ката. Челтәрләр тыкрыкта яшәүчеләрнең үз көчләре белән салынган һәм вакытлар үтү белән тузган. Торбаүткәргеч «Водоканал» балансында тормый. «Водоканал» җитәкчелегенә торбаны эретергә кушылды, ә халыкка аны кадастр исәбенә куярга киңәш иттеләр. Ул вакытта муниципалитет аны баланска ала алачак һәм алга таба әлеге участокка хезмәт күрсәтәчәк "Водоканал"га тапшыра алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев