Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгының Корбан бәйрәме белән котлавы

Рөстәм Нуриев алабугалыларга тынычлык, шатлык һәм мәхәббәт теләде.

Хөрмәтле алабугалылар! 
Сезне мөселманнарның зур бәйрәме — Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!
Бу бәйрәм ислам диненең югары әхлакый нигезләрен чагылдыра һәм мәңгелек рухи кыйммәтләрне ныгыта. Корбан бәйрәме кешеләргә иң яхшы киләчәккә ышаныч бүләк итә, халыклар арасында үзара аңлашу һәм хөрмәт үсешенә, тынычлык һәм татулык булдыруга ярдәм итә.
Алабуга районы элек-электән күпмилләтле территория булган, анда төрле милләт һәм дин вәкилләре тату һәм гармониядә яши, туган районыбыз хакына бергә хезмәт куя. Бу — тыныч һәм имин үсеш нигезе.
Бу бәйрәм көннәрендә барыгызга да тынычлык, шатлык һәм мәхәббәт, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим.
Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев