Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Илмәт авылы халкы район газеталарына язылу рәсмиләштерде

1 апрельдән агымдагы елның икенче яртыеллыгына республика һәм район басмаларына, шул исәптән «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына язылу башланды.

Язылу кампаниясенә Илмәт авыл җирлегендә яшәүчеләр кушылды. Алар безнең басмаларга альтернатив язылу рәсмиләштерде. Исегезгә төшерәбез, аның ярты елга бәясе — 460 сум.
Газеталарга иң беренчеләрдән булып Илмәт авыл җирлеге башлыгы Рәзимә Мингалеева кушылды.
— Район газеталарын яратып укыйбыз. Соңгы 1-2 көндә шәһәр-районда ниләр булган? Нинди язмалар урын алган бу санда? Райондагы вәзгыятьне белми яшәп буламы хәзерге заманда?! Газеталар бик ошый, эчтәлекле. Күбрәк район, авыл тормышы, кеше язмышлары турындагы мәкаләләрне күрәсе килә, — дип уртаклашты фикере белән Илмәт авыл җирлеге башлыгы.
Сүз уңаеннан, авыллар өчен альтернатив язылу — яңалык. Мондый форманы сайлаганда, газеталар күпфункцияле үзәктә, клубларда яки китапханәләрдә калдырылачак. Район газеталарын авылга җирлек башлыгы алып кайта. Шулай ук безнең газеталарга башка авылларда яшәүчеләр дә языла ала. Моның өчен җирлек башлыгына мөрәҗәгать итәргә яки 8 (85557) 3-81-11 номеры буенча редакциягә шалтыратырга мөмкин.
Газеталарга почта аша да язылырга була. "Алабуга нуры"на ярты елга язылу бәясе 786 сум тәшкил итә, "Новая Кама«га — 834 сум. 5-15нче апрельдә язылу ункөнлеге үтә. Әйтик, «Алабуга нуры» газетасына ташламалы бәядән, ягъни 724 сумнан язылырга мөмкин, ә "Новая Кама"га язылу бәясе — 768 сум.
реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев