Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы җитәкчеләре Тарловка халкы белән очрашты

Чираттагы очрашуда Тарловка халкына сорауларының ничек хәл ителәсен сөйләделәр.

− Үткәнендә территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Юлия Давыдова безгә иллегә якын сорау бирде. Башта беренче 10-12 сорау буенча эшләдек. Бу ике атна эчендә без ике тапкыр башкарма комитетта булдык, яңгыраган мәсьәләләрне хәл итү буенча фикер алыштык, − дип сүз башлады район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов.


Ул биредә яшәүчеләрне инде башкарылган яки башланган эшләр белән таныштырды. Суэтем манараларын үзгәртеп кору үтенече канәгатьләндерелгән. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына тиешле хат җибәрелгән, аңа уңай җавап алынган. Хәзер ике атна дәвамында үтәлергә тиешле проект, экспертиза әзерлиләр, һәм бер айдан соң реконструкция эшләре башланырга тиеш. Район башлыгы Рөстәм Нуриев йөкләмәсе буенча магистральнең иң тузган өлешләрен дә төзекләндерәчәкләр. Ике километр озынлыктагы су белән тәэмин итү челтәре алмаштыруга мохтаҗ, хәзерге вакытта шуның 400 метрын алыштыралар.


Тукталыш павильонының түбәсен ремонтлаганнар һәм буяганнар, янгын гидрантларын алыштыру эше дә башланган. Берсе алыштырылган, 4 гидрантка заказ бирелгән.
Шифаханә урамында тиздән ут булачак. Яктырту баганаларын урнаштыру буенча эш бара, яктырткычлар һәм электр тапшыру линияләре генә кала. Тарловкада барлыгы 15 яңа ут баганасы куелачак.
Тарловка халкы сораган физиотерапия бүлмәсенә килгәндә, хәлиткеч сүзне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында һәм Россия сәламәтлек күзәтчелегендә әйтергә тиешләр. Республикада бер генә ФАПта да физик дәвалану өчен аерым кабинет юк, әгәр бу мәсьәләне хәл итеп булса, бу бистәдә ул барлыкка киләчәк.
− Иң авыр мәсьәләләрнең берсе − Тарловкага борылыш. Без Росавтодор җитәкчесенә хат яздык, җавап көтәбез, − дип хәбәр итте Ленар Нургаянов.
− Мин, мөгаен, барлык катнашучыларның фикерен җиткерермен. Ниһаять, безгә йөз белән борылуыгыз өчен рәхмәт. Беренче очрашудан соң ук эш кузгалды − асфальт җәя башладылар. Бу эш алга таба да дәвам итсен иде, − дип мөрәҗәгать итте Елена Верба.
Авылдашы белән башкалар да килеште, чөнки башланган эш чыннан да күренеп тора. Билгеләп үтүләренчә, алар өчен бистәнең яшәве һәм үсүе мөһим.
− Мондый очрашулар бик кирәк иде. Бездә шунда ук нәрсә дә булса эшли башладылар. Яктылыкны җайга салалар, торбаларны алыштырачаклар, «Безнең ишегалды» программасы буенча асфальт салына. Иң мөһиме − безгә трактор беркеттеләр. Кышын даими кыенлык − юл начар чистартылды, эшкә яки берәр эш буенча чыга алырбызмы, дип уйладык. Хәзер трактор бар һәм җәен печән чабылачак, ә кышын кар чистартылачак. Бу бик яхшы! Зур проблемалар барыбер хәл ителә, − дип шатлыгы белән уртаклашты Сәрия Харитонова.
− Бүген без авыл халкының игътибарын эш башлануга юнәлттек. Беренче чиратта − 15 ут баганасы урнаштырылачак, автомобиль юлына ремонт ясалачак, челтәр хуҗалыгына, трансформатор подстанциясенә ревизия үткәреләчәк. ФАПны дару препаратлары, җиһазлар белән тәэмин итү, автобус элемтәсен арттыру, капиталь ремонт мәсьәләләре дә яңгырады. Ике атна эчендә, чыннан да, күп эшләнде. Даими очрашуларның мондый форматы фикер алышуны күздә тота. Без бу мәсьәләләрне теркибез, фикер алышабыз һәм хәл итәбез. Ике атнадан соң без алдагы 10 мәсьәлә буенча фикер алышачакбыз һәм алар хәл ителер. Беренче чиратта, бистәне тормыш белән тәэмин итү ягын карарга кирәк, − дип ассызыклады район башлыгы урынбасары Олег Колпаков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X