Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы җитәкчесе гражданнар мөрәҗәгате буенча шәһәрне йөреп чыкты

Очрашу «Факел» гараж җәмгыяте артында урнашкан күп балалы гаиләләр өчен 4нче җир массивында башланды.

Район җитәкчесе гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча күчмә киңәшмә үткәрде.
Очрашу «Факел» гараж җәмгыяте артында урнашкан күп балалы гаиләләр өчен 4нче җир массивында башланды. Илья Бочкарев әйтүенчә, бу территориядә йорт төзүче гаиләләргә юл кирәк. Әлеге проблема белән җир хуҗалары әле язын ук мөрәҗәгать иткән һәм хәзер Рөстәм Нуриев участокларга керү юлларын шәхсән тикшерергә булды. Тикшерү барышында, башта грейдер белән мондагы юлларны тигезләргә дигән йөкләмә бирелде.
Киңәшмәнең икенче пункты — Пролетар урамындагы 50нче санлы йорт булды. Биредә яшәүче Александр Медведевның шикаятьләре бик күп җыелган. Шуларның берсе — йорт яны территориясен һәм подъездны начар җыештыру.
Алабугалыга аңлатуларынча, йорт яны территориясен җыештыру көн саен башкарыла, моннан тыш, урам себерүче даими рәвештә үләннәрне чаба. Подъездны җыештыру да әлеге йортның 1нче катында урнашкан мәгълүмат стендына эленгән график нигезендә башкарыла.
Моннан тыш, Александр Алексеевичны үз йортларындагы гомуми йорт ихтыяҗлары өчен түләүнең югары булуы канәгатьләндерми.
«Җыештыручы бөтен подъездны бер чиләк су белән юа. Су тагын нәрсәгә тотыла соң, нәрсә өчен түлибез?» — дип зарлана ул.
«Гомуми милекне карап тотуга идәннәрне юуга тотылган су күләме генә түгел, исәпләү приборларының төгәлсезлеге дә, опрессовка һәм юдырту да кертелә», − дип аңлатты «Жилкомфортсервис» идарәче компаниясе директоры Римма Хәбибрахманова.
Нәтиҗәдә, шикаятьләр буенча фикер алышу барышында ике якны да канәгатьләндерерлек карарлар табылды, ә Александр Медведевны киләсе кабул итүгә янә чакырачаклар.
Билгеләп үтик, алабугалыларның мөрәҗәгатьләре буенча шәһәр буйлап йөреп чыгу дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев