Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев халыкка мөрәҗәгать итте

Рөстәм Нуриевның коронавирус таралу куркынычы белән бәйле мөрәҗәгате

Кадерле алабугалылар!

30 марттан башлап, бөтен Россия буенча үзлектән изоляцияләнү режимы игълан ителде. Бу – отпуск та, каникул да түгел, ә коронавирус таралуга юл куймауга юнәлтелгән кирәкле чара.

Бөтен ил буенча инфекция таралуны булдырмый калу өчен барлык кирәкле чаралар күрелә. Әмма барысы да хакимият органнарына һәм социаль хезмәтләргә, медицина хезмәткәрләренә һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләренә генә бәйле түгел. Без, үзебез һәм гаиләләребез турында кайгыртырга һәм аларны яклау буенча барлык кирәкле чараларны күрә белергә сәләтле җаваплы шәхесләр буларак, күп нәрсәне үзебез эшләргә тиеш һәм эшли алабыз да.

Бу эштә үзлектән изоляцияләнү ярдәм итә ала. Сезнең өйдә калуыгыз һәм кирәкле таләпләрне үтәвегез бик мөһим. Алар артык катлаулы түгел: профилактика чараларын үтәргә һәм өйдән бик кирәк булган очракта гына чыгарга кирәк. Бу вакытыгызны гаиләләрегезгә багышлагыз! Мондый игътибарга якыннарыгыз шат булыр дип уйлыйм.

Бүген өлкән буын кешеләренә аеруча игътибар бирергә телим. Алар хәзер риск төркемендә. Кадерлеләребез, зинһар өчен, җитди сәбәпсез өйләрегездән чыгып, үз сәламәтлегегезне куркыныч астына куеп йөрмәгез, азык-төлекне һәм даруларны сезгә туганнарыгыз һәм балаларыгыз, оныкларыгыз яки социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар алып килеп бирер. Сез безгә сәламәт килеш кирәк, һәм без сезгә ярдәм кулы сузарга әзер.

Хөрмәтле алабугалылар! Мин сезнең барыгызны да аңлы һәм дисциплиналы булырга, үз сәламәтлегегезне һәм тирә-ягыгыздагы кешеләр сәламәтлеген куркыныч астына куймаска чакырам. Без бу кыен хәлне бергә җиңеп чыгарга тиеш. Үзегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X