Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты

Брифингта фикер алышына торган төп тема – шәһәрне төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча икеайлык, ул, сүз уңаеннан, быел гадәттәгедән иртәрәк башланды.

Быел Алабугада мөһим вакыйга − мәгариф хезмәткәрләренең республика конференциясе булачак. Шул сәбәпле шәһәрне төзекләндерүгә аерым игътибар биреләчәк.

Шәһәр урамнарында 60 меңнән артык чәчәк һәм 2 меңнән артык яңа агач утырту планлаштырыла. Нефтьчеләр проспекты буенча юкәләр, Бакый Урманче һәм Нечаев урамнарында наратлар, ә Тынычлык проспектында миләшләр утыртылачак.

Чокырларны да игътибарсыз калдырмаячаклар. Кар эрегәннән соң, алар чистартылачак, куаклыклар киселәчәк һәм ул урыннарда безнең җирлектә бик яхшы үсә торган наратлар утыртачаклар.

Брифинг барышында шулай ук "Безнең ишегалды" программасын тормышка ашыру һәм башка темалар кузгатылды.
Тулырак материалны "Алабуга нуры" газетасында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев