Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы мәктәп укучыларын дистанцион укыту өчен 33 планшет алды

Техниканы беренче чиратта күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге 9, 10 һәм 11 сыйныф укучыларына тапшырачаклар.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстанның төрле район укучылары ике меңнән артык компьютер җиһазларын дистанцион укуда  бушлай файдалану өчен алачак. 13 апрельдән планшетлар күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге укучыларга тапшырыла. Беренче чиратта, кирәкле техника 9нчы, 10 һәм 11нче сыйныф укучыларына бирелә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Кичә Алабуга шәһәренә дистанцион белем алу өчен 33 планшет тапшырылды. Планшетлар нигездә чыгарылыш сыйныфларына – тугызынчы, унынчы, унберенче сыйныф укучыларына биреләчәк, дип хәбәр итте Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ривал Зарипов.

Шулай ук 930 планшетны дистанцион режимда уку өчен Питрәч, Балтач, Тукай, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Лаеш, Апас, Түбән Кама, Арча һәм Тәтеш районнары, шулай ук Алабуга һәм Казан мәктәпләре (691 планшет) алган.

Татарстанда 6 апрельдән барлык мәктәп укучылары да дистанцион режимда белем ала. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында аңлатуларынча, һәр мәктәп, үз мөмкинлекләреннән һәм белем бирү программасыннан чыгып, балаларны өйдә укытуны оештыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев