Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Морт авылында урамнарны матурлыйлар

Биредә озынлыгы километр ярым булган төп урамдагы тимер колонка корылмаларын төзекләндегәннәр. 

Узган гасырның 1980нче елларында авыл советы рәисе Рәшит Сәфиуллин тырышлыгы белән Морт авылының Казан урамында колонкалар өчен кечкенә тимер йортлар булдырылган иде. Алар су чыгынагы булган бу колонкаларны салкыннардан, җил-яңгырдан күп еллар дәвамында саклады. 

Авыл халкы әле дә хәтерли: бәйрәмнәрдә бу будкалар флаглар белән бизәлә торган иде. Вакыт узу белән әлеге тимер корылмалар искерде, тузды, урыны белән күгәргән җирләре хасил булды. Күптән түгел, Морт авылы халкы бу колонкаларны матурларга карар кыла. 

Шушы көннәрдә мортлылар күмәкләшеп бу корылмаларны яңартты. Иске буяуларны кырып, яңасы белән буяды, төзекләндерәсе урыннарын рәткә китерде.

 

Мортның бер визит карточкасы булган бу колонкаларга икенче сулыш бирелде, урамнарга ямь керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев