Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Олы Шүрнәк авылында отчет сессиясе булды

Сессия алдыннан халыкны кабул иттеләр, сорауларга район башлыгы урынбасары Олег Колпаков җавап бирде.

Район авылларында җирлек башлыкларының отчет сессияләре башланды. Беренче булып Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников үз эше турында хисап ясады.

Гадәттәгечә, сессия алдыннан халыкны кабул иттеләр, сорауларга район башлыгы урынбасары Олег Колпаков җавап бирде. 

Мәктәпне төзекләндерү һәм юллар
Олы Шүрнәк мәктәбенә капиталь ремонт ясау — авыл кешеләрен борчыган мәсьәләләрнең берсе. Утыз ел буена ул төзекләндерелмәгән. Узган елдагы сессия вакытында бу сорау күтәрелгән иде инде. Бинада тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштырырга, түбәне төзекләндерергә кирәк, дип сөйләде татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Галиева. Моннан тыш, мәктәпнең директоры да юк. 

— Мәктәп белән ир-ат җитәкләвен теләр идек без; шулай ук Олы Шүрнәк кешесе Дан орденының тулы кавалеры, Кызыл Йолдыз ордены иясе Петр Захаров истәлегенә бинага истәлекле такта куярга булышуларын сорыйбыз, үткән елның апрелендә мәктәпкә аның исеме бирелде, — ди Ландыш Хәйдәр кызы.

Олег Колпаков билгеләп үткәнчә, бюджет мөмкинлеге булса, мәктәпне төзекләндерүне шушы елга яисә киләсесенә планлаштырачаклар.
— Мемориаль тактага килгәндә, бу мәсьәләне хәл итеп булыр дип уйлыйм. Өстәмә чараларны авыл җирлеге бюджетыннан бүлеп бирергә була. Мәктәп җитәкчесенә вакансияләрне карарбыз, — диде Олег Колпаков.

Мәктәп эше турында сөйләгәндә, Николай Мельников 2021-2022 уку елында анда 34 укучы белем алуын әйтте, 11 укытучы эшли. Бирегә Татар Дөм-Дөменнән, Иске Күклектән, Югары Шүрнәктән укучыларны китерәләр. Былтыр 1 сентябрьдә беренче сыйныфка бер генә укучы килгән. 

Авыл китапханәчесе Фәридә Данилова КФҮ тирәли койма тотуга акча бүлеп биргән өчен район башлыгына рәхмәт белдерде, һәм Олы Шүрнәкнең Азин урамына вак таш җәюләрен сорап мөрәҗәгать итте. Олег Колпаков, өстәмә чаралар булса, юлны вак ташлы-комлы катнашма белән түшәү мөмкин булачагын әйтте.

Күпфункцияле үзәк залында барган отчет сессиясендә Николай Мельников җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хисап ясады һәм Олы Шүрнәк авыл җирлегенең үткән 2021 елдагы иҗтимагый-икътисади үсешенә йомгак ясап, 2022 елга билгеләнгән бурычлар турында сөйләде.

Демография һәм мәшгульлек
2022 елның 1 гыйнварына халык саны 439 кеше тәшкил итә, узган елдагыдан 21 кешегә ким. 2021 елда 3 кеше туган, 10 кеше вафат булган. 247 кеше эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә мәшгуль. Мәшгульлек үзәгендә, эшсез булу сәбәпле, 4 кеше исәптә. 

Үзара салым
Халыкның үзара салым нәтиҗәләре буенча, 2021 елда 184000 сум акча җыелган, бу пландагының 100 проценты. Республика бюджетыннан 736000 сум бүлеп бирелгән. Гомуми акча күләме 920000 сум булган. Үзара салым программасы буенча:

— Олы Шүрнәктә 100 метр озынлыкта тротуар салынган, беседка, чүп савытлары, эскәмияләр урнаштырылган, видеокүзәтү системасы куелган;
— Югары Шүрнәк авылында Муса Җәлил урамында чокыр-чакырлар ямалган;
— Үмәк авылындагы балалар мәйданчыгында уен элементлары урнаштырылган. 
Николай Мельников әйтүенчә, быел һәр торак пункт, узган елдагы кебек үк, җирле әһәмияттә булган мәсьәләләрне чишүгә чаралар туплый. Кайбер урында җыя торган акча күләме арткан. Олы Шүрнәктә Азин урамын төзекләндерүгә бер кешедән 500 сум, Югары Шүрнәктә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл тирәсен төзекләндерүгә һәр кешедән 2000 сум акча җыйганнар. Үмәктә Октябрь урамына һәм Елга тыкрыгына вак таш җәюгә һәммәсеннән 1000 сум җыелган. Шул акчаларның һәр сумына республика бюджетыннан тагын 4 сум өстәлә. 

Авылны төзекләндерү
«Авыл җирләрен комплекслы үстерү» федераль программасы буенча Олы Шүрнәктә баскетбол һәм волейбол спорт мәйданчыклары төзелгән. «Чиста су» республика программасы буенча Үмәк авылында яңа су башнясы һәм скважина булдырылган. «Цифрлаштыру» дәүләт программасы буенча Олы Шүрнәктә радиотелефон элемтә баганасы урнаштырылган. 

Муниципаль берәмлекләр арасында смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча социаль-иктисади үсеш казанышлары өчен Олы Шүрнәк авыл җирлеге яңа «Нива Тревал» автомобиле алуга иреште.

Авыл хуҗалыгы
Җирлек территориясендә «Нократ таңнары АФ» ҖЧҖ, «Нократ яры» ҖЧҖ, «Туган Җир» җәмгыятьләре эшли.

«Нократ таңнары» үсемлекчелек һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Чәчүлек мәйданнары 3568 гектар тәшкил итә. Биредә горчица, сабан бодае, тритикале, кәбестә, суган, чөгендер, бәрәңге үстерәләр. 

«Нократ яры» җәмгыятендә ял базасы урнашкан. Төп эшчәнлек төре — аучылык, ял базасы, терлекчелек, үсемлекчелек. 2021 елда 110 гектарда бөртеклеләр, 200 гектарда күпьеллык үләннәр үстерелгән. Хуҗалыкта 10 ат бар. Боланнар өчен урыннар төзегәннәр. Аларның саны 700 баштан арткан. 

«Туган җир» хезмәт күрсәтүле авыл хуҗалыгы кооперативы 2010 елда оешкан. Милегендә 400 гектар җире бар. Төп эшләре — умартачылык. Барлыгы 150ләп умарта күче тоталар. Хуҗалык газлаштыру буенча программага 2023 елга кертелгән. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 2022 елның 1 гыйнварына 27 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 

2021 елда ниләр эшләнгән:
— «Урамнарны яктыртуны торгызу» республика программасы буенча Олы Шүрнәк авылында 10 яктырткыч урнаштырылган, 160 метр СИП-чыбык тарттырылган; 
— юлларны төзекләндерү республика программасы буенча Олы Шүрнәктә Киров урамына (70 м) һәм Ленин урамына (220 м) вак таш җәелгән;
— район бюджеты чаралары хисабына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә 70 яшьтән узган ялгыз пенсионерларга янгын хәбәриткечләре урнаштырылган;
— үткән елның мартында авыл җыелышында «Шүрнәк» җирле җәмәгать үзидарәсе оештырылган. Рәисе итеп Лилия Чайникованы сайлаганнар. 

2022 елга бурычлар:
— «ТРның торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» республика программасы буенча эшне дәвам итү;
— «Чиста су» программасы буенча Үмәк авылында яңа су башнясы тирәсен уратып алу; 
— авыл җирлегенең башкарма комитеты, спорт мәйданчыгын төзү өчен, «Авыл җирләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасында катнашуга гариза биргән;
— Олы Шүрнәк авылында су белән тәэмин итү системасын төзекләндерүгә «Татнефть» хәйрия фонды буенча грантны тормышка ашыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев