Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Поспелово авылында хисап җыелышы булды

2020 елда Поспелово авыл җирлегендә хуҗалыклар саны 19га арткан, хәзер аларның саны — 368.

Әлеге мәгълүматны хисап сессиясендә җирлек башлыгы Айдар Хамаев китерде.

Сорау-җавап

Сессия башланыр алдыннан гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү булды. Авыл халкы үз проблемалары белән район башлыгы урынбасары Олег Колпаковка мөрәҗәгать итте.

Сорауларның күбесе яктырту, юлларны төзекләндерү һәм газ кертү мәсьәләләренә кагылды. Светлана Фирсова һәм Елена Яковлева Мальцево авылындагы берничә урамга газ кертүләрен сорап килгәннәр.
«Хәзер без йортларны электр ярдәмендә җылытабыз. Кыш көне бик зур сумма чыга. Безнең проблеманы хәл итүдә ярдәм итегез», — дип мөрәҗәгать иттеләр.

Алар билгеләп үткәнчә, газны алар үз хисапларына кертергә әзер, тик шулай да аларга киңәш бирүче белгеч кирәк. Шулай ук алар Территориаль иҗтимагый үзидарә булдыру теләген белдерделәр.

Олег Колпаков ышандыруынча, муниципалитет кирәкле ярдәм күрсәтәчәк, эшләрне башкару өчен подрядчы табарга ярдәм итәчәк һәм аларның сыйфатын контрольдә тотачак.

Җирле фермер Тимур Тимергалиев үз хуҗалыгына илтә торган юлны төзүдә ярдәм итүләрен сорады.
− Вак таш түшәргә кирәкми, юлны ныгыту өчен төзелеш калдыклары кирәк, − дип аңлатты ул. 
Фермерга ярдәм итү вариантларын карарга карар кылынды.

Проблемаларны хәл итүгә зур игътибар бирелә

Поспелово авыл җирлегендә юллар һәм яктырту буенча күп сораулар туа, шуңа күрә аларны хәл итүгә зур игътибар бирелә.

Мәсәлән, җирлекнең җирле бюджеты хисабына узган елда Поспелово һәм Мальцево урамнарында яктырткычларның лампаларын алыштыру, өстәмә яктырткычлар кую эшләре башкарылган. «Урамнарны яктырту» республика программасы буенча да берничә эш эшләнгән − 14 энергия саклаучы яктырткыч урнаштырылган.

Үзара салым акчасы Мальцево авылындагы Есенин урамын тигезләүгә кулланылачак. Моннан тыш, акчаларның бер өлешен Поспелово балалар мәйданчыгы өчен җиһазлар сатып алуга тотылачак.

Авыл хуҗалыгы

Поспелово һәм Мальцево авылларында яшәүчеләрнең күбесе якын-тирә шәһәрләрдә эшләсәләр дә, җирлек территориясендә авыл хуҗалыгында эшләргә теләүчеләр дә бар. Кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә умартачылык юнәлеше буенча «Большой Бор» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Узган ел анда 1 мең 500 килограммнан артык бал һәм 1 мең килограммнан артык баллы үсемлекләр орлыгы сатылган.

«Тимергалиев» крестьян-фермер хуҗалыгы терлекчелек белән шөгыльләнә. Хуҗалыкта 26 сарык һәм 8 баш мөгезле эре терлек, 5 сыер, 2 ат бар. Ел дәвамында хуҗалык 1,6 тонна ит саткан. 

Ә кошчылык белән шөгыльләнүче Динар Заманов 2020 елда 32 мең баш кош-корт үстереп саткан.

Мәдәни тормыш

Бу җирлектә яшәүчеләрнең мәдәни тормышы бик актив. Поспелово һәм Мальцево мәдәният йортлары хезмәткәрләре ел дәвамында Яңа елны каршы алу, Җиңү көнен, Өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар үткәргәннәр. Пандемия белән бәйле рәвештә барлык чараларда да санитар-эпидемиологик нормалар үтәлгән.

Поспелово мәдәният йортында борынгы әйберләр музее булдыру буенча эш алып барыла.
«Без әби-бабаларыбыз үз куллары белән ясаган борынгы чигү үрнәкләрен, станоклар, чабата, сандыклар җыйдык. Элек бирнәләрне үзләре әзерләгәннәр, өстәл, комод, диваннар ясаганнар. Балаларга ата-бабаларыбызның тормыш рәвешен күрсәтәсе килә», — ди рәссам-бизәүче Татьяна Кучина.

Нәкъ менә ул экспонатлар җыю белән шөгыльләнә дә инде. Аларның күп өлешен ул иске йортларны сүткәндә тапкан. Шулай итеп клубта туку станогы, агач мискәләр, гөбе, үтүкләр барлыкка килә.

Экспонатлар арасында җирле Татьяна Ярошенконың 60 ел элек чигелгән чигүе дә бар, ә хәзер ул әлеге экспозициянең бизәге.

Сүз уңаеннан, ул бүгенге көндә дә кул эшләре белән шөгыльләнә һәм мәдәният йорты каршындагы түгәрәккә бик теләп йөри.

2021 елга планнар:
— урамнарны яктырту;
— Мальцеводагы Чаллы һәм Каринка урамнарын ремонтлау;
— Поспеловодагы Хезмәт, Яр буе, Урман урамнарын төзекләндерү;
— Поспелово мәктәбендә функциональ зоналарны ремонтлау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев