Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча лидерлар рәтенә керде

Алабуга муниципаль районы лидерлар арасына керде һәм Татарстан Республикасының 45 районы арасында, бары тик Казан һәм Яр Чаллыдан гына калышып, беренче тапкыр 3нче урын яулады.

АМР матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Шушы көннәрдә Казан шәһәренең “Мәскәү” мәдәният һәм спорт үзәгендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлык коллегиясенең киңәйтелгән утырышы үтте. Монда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Яшьләр эше буенча Федераль агентлык (Россия яшьләре) җитәкчесе Александр Бугаев коллегия кунагы булды. Утырышта 2019 елда яшьләр сәясәтен тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре эшенә йомгак ясалды. ТР Яшьләр эше буенча министр Дамир Фәттахов доклады материаллары нигезендә Алабуга муниципаль районы лидерлар арасына керде һәм Татарстан Республикасының 45 районы арасында, бары тик Казан һәм Яр Чаллыдан гына калышып, беренче тапкыр 3нче урын яулады. Районнарның социаль яшьләр проектлары конкурсларында катнашуына аерым игътибар бирелде, анда Алабуга шулай ук алдынгы позицияләрне яулады. 2019 ел нәтиҗәләре буенча, Алабуга районы тарафыннан яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга 5,5 миллион сумга грант акчасы җәлеп ителгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев