Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы – 8 нче урында

ТР Икътисад министрлыгы муниципаль берәмлекләрнең 2012 ел өчен социаль-икътисадый үсеш рейтингын игълан итте.

Беренче урында - Әлмәт, икенчедә - Түбән Кама районнары. Алабуга районы - рейтингның сигезенче урынында. Рейтингны төзегәндә уртача хезмәт хакы, эшсезлек дәрәҗәсе, тауар җитештерү һәм хезмәт күрсәтү күрсәткечләре, торакны сафка бастыру кебек факторлар исәпкә алынды.

Мәсәлән, республикада узган елның гыйнвар-ноябрь айларында уртача хезмәт хакы 21,7 мең сум булган, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы. Иң зур хезмәт хакы Әлмәт (26 мең сум) һәм Түбән Кама (25 мең сум) районнарында һәм Казанда (24,3 мең сум) теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев