Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Атау авылында өмә

Соңгы елларда Иске Юраш авылы җирлегенә кергән авылларда елына ике тапкыр зиратларны чистарту өмәсе үткәрелә башлады: яз көне - майның, көз көне - октябрьнең беренче шимбәсендә.

Зиратлар төрле чүп-чарлардан, аркылы-торкылыга ауган корыган агачлардан арындырыла. Өлкәннәр яшьләр белән берлектә бу эшләрне бик тырышып, җиренә җиткереп башкара. Яшьләр өчен бик яхшы тәрбия чарасы да бу.

"Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел", ди халык әйтеме. Зиратлар - изге урын, анда һәркемнең әби-бабасы, туганнары күмелгән. Аларны чистартып, тәртипкә китереп тору - һәрберебезнең изге бурычы. Каберлекләрне чистарту йоласы буыннар аша яшьләргә тапшырылырга тиеш. Шул вакытта гына һәркемнең соңгы йорты булган зиратларда тулы тәртип булачак.

Игълан ителгәнчә, 3 октябрь көнне Атау авылында зиратны чистарту өмәсе оештырылды. Көн яңгырлы, җилле булуга карамастан, беркем дә кайтып китү турында уйламады, тырышып, бик зур эш башкарды. Елдан ел өмәгә күбрәк кеше тартыла бара. Быел шушы авылда яшәүчеләргә туган авылларыннан читтә торучылар: Фәнил Галләмов, Раузалия Галләмова, Әлифнур Әхмәдишин, Рәвилә Әхмәдишина, Фәнзил Галләмов, Гөлүзә Мәрданова, Илдар Гайнанов, Илгизә Сөләйманова, Илзира Әхкаметдинова, Мөхәммәтнур Галиев, Хаҗия Насыйбуллина, Ришат Шакиров, Динар Насыйбуллин, Ләйсән Насыйбуллина, Фәнзилә Франсузова, Гөлүс Исхаков, Люба Кузнецова да кушылды.

Бу көнне әби-бабаларыбызның рухы да шат булгандыр. Шушы изге эшкә вакыт табып катнашканнары өчен, бик зур рәхмәт атаулыларга. Аларга саулык-сәламәтлек, эшләрендә зур уңышлар насыйп булсын.

Иске Юраш авыл җирлеге башкарма комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев