Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы басуларында көзге чәчү эшләре бара

Урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә. Урак өстендә басулардагы уңышны барлыгы 70 комбайн урып-җыйды. Бер комбайн уртача 412 гектар җир суктырды.

28 842 гектар җирдән бөртекле һәм кузаклы ашлык суктырылып, барлыгы 40 562 тонна ашлык җыеп алынды. Бу гектарыннан уртача 14,1 центнер ашлык дигән сүз.

Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Нотфулла Гомәров әйтүенчә, кайбер басуларда көздән чәчеп калдырган ашлыкның уңышы гектарына 25-27 центнерга кадәр булган. Язын чәчкән ашлыкның уңышы түбән - 5 центнердан 11гә кадәр генә, уңыш яңгырлар булмаган күрә ким.

Моннан тыш, 18 мең гектар җирдән азык культурасы җыелып, район буенча барлыгы 18,6 мең тонна азык әзерләнде.

Әлеге хезмәтләр белән беррәттән техник культура һәм яшелчә җыю эшләре башкарыла. Болар - 1900 гектар җирдә рапс, бәрәңге - 230 гектар (140 гектары җыеп алынган, уңыш гектарына 300 центнер чыга), кишер һәм кызыл чөгендер - 40ар гектар. Тиздән арыш, бодай, тритикаль бөртеклеләренең көзге чәчү эшләре тәмамланачак.

11 845 баш мөгезле эре терлек сыешлы терлек биналарын төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Терлек өчен таләп ителгән печән 144 процентка күбрәк әзерләнгән. Шулай ук кыш айларына салам һәм сенаж азыклары да җитәрлек күләмдә әзер.

Алия СИРАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев