Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Илмәт авылында гомер итүче Мария әби Галиәкбәрова шушы көннәрдә 90 яшен билгеләп үтә

Озын гомер - ул язмыш бүләге. Шуның өстенә өлкән яшьтәге кеше сәламәтлегеннән дә зарланмаса - аннан да зуррак бәхет юк. Тугызынчы дистәне йомгакласа да, әби әле картлыкка бирешми. Ул өй тирәсендә йөреп тора, зиһене ачык. Кунаклар белән үткән гомер еллары хакында сөйләшеп утырды, сугыш чорын әрнү белән искә алды.

Мария Яковлевна Алабуга районы Черкас саласында дөньяга килгән.

  • Башлангыч мәктәпнең 4 классын бетерү белән 14 яшемдә мине Мортка тракторчылар әзерли торган 6 айлык курсларга укырга җибәрделәр. Шуннан соң ук трактор да бирделәр, - дип искә ала Мария әби.

Тыл ветеранының башыннан кичергәннәре турында тулы бер китап язарга булыр иде. Хәер, ул буынның һәрберсе турында китап язып, һәйкәл куярга мөмкин булыр иде. Мария әби 1939 елдан 1956 елга кадәр тракторчы һәм трактор бригадасы бригадиры булып эшләгән. 1956 елда кияүгә чыккан һәм берничә елдан яшь гаилә Илмәт авылына күченеп килә.

  • Илмәттә фермада бозаулар һәм атлар караучы булып эшләдем. Пенсиягә чыкканнан соң да ындыр табагында эшләвемне дәвам иттем, - ди Мария әби.

Тырыш хезмәте белән Җиңүне якынайтуга үзеннән бәяләп бетергесез өлеш керткән юбилярны туган көне белән Рәсәй Президенты Владимир Путин да котлады. Илбашы имзасы куелган котлау телеграммасын Мария әбигә Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров тапшырды. Ветеранны котларга килгән кунаклар Алабуга шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән кыйммәтле бүләк һәм котлау хаты да алып килгән иде. Ул ветеранны район җитәкчелеге исеменнән бик җылы тәбрикләде, тыл фронтында һәм тыныч тормыштагы фидакарьлеге, куйган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, сәламәтлек, имин тормыш теләде, бүләк тапшырды.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Анастасия ИВАНОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев