Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы кырларында уңышның яртысы җыеп алынган

Урып-җыю эшләре август ахырына тәмамланырга тиеш, диләр аграрийлар.

Басуларда эш гөрли. Игенчеләр көнне төнгә ялгап, уңыш өчен көрәшә. Башка еллар белән чагыштырганда, авыл хезмәтчәннәре быел кырларга ике атнага соңрак чыкты.

Басулардагы ашлык тигез өлгермәде, бөртеклеләрдә югары дымлылык күзәтелә, шул сәбәпле район хуҗалыклары быел беренче мәртәбә аерып чабуга кереште, ә бу урып-җыю эшләренең тизлеген сизелерлек киметә, диләр аграрийлар.

Шуңа да карамастан, бүгенге көнгә 4700 гектар җирдә ашлык сугып алынган, бу гомуми мәйданның 16 процентын тәшкил итә.

"Яшь көч", "Башак" һәм "Привольное" агрофирмалары урып-җыю эшләренә оешкан төстә керешкән, бу хуҗалыкларда икмәк 20-30 процент мәйданда урылган. Уҗым бодае уңышы гектарыннан 20,6 центнер дәрәҗәсендә саклана (республикада бу сан уртача 22,5 центнер тәшкил итә), әлеге культурага бирелгән кырларның яртысы эшкәртелгән инде. "Восход" һәм "Якты Үзән" авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бу эшләр тәмамланган булса, "Башак" һәм "Яшь көч"тә алар ахырына якынлаша. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдус Әхмәтов урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләгәндә комбайннарның әзерлеген тикшерү нәтиҗәләрен дә ассызыклап үтте:

- Район кырларында бүген 70 комбайн эшли. Тикшерүдән күренгәнчә, техниканың әзерлеге яхшы, ә "Яшь көч", "Яңа Юраш", "Привольное" һәм "Башак" хуҗалыкларында комбайннар урып-җыюга аеруча яхшы әзерләнгән.

Башлык әйтүенчә, бер комбайнга туры килә торган эш күләме 400 гектар тәшкил итсә, "Сапфир" һәм "Якты Үзән"дә - 600 гектардан артып китә. Район буенча бер көндә 1150 гектар мәйданда ашлык суктырыла.

Быел җыеп алынган уңышның 13 мең тоннасын орлыкка һәм 10 мең тоннасын зернофуражга салып калдыру зарур, ди җитәкче. Моннан тыш, агролизинг буенча әҗәтне дә капларга кирәк булачак, ә ул 15 миллион сум тәшкил итә.

Һава торышы мөмкинлек бирсә, аграрийлар урып-җыю эшләрен август ахырына тәмамларга планлаштыра.

Киләсе елны кайгыртып

Урып-җыю эшләре белән беррәттән, игенчеләр киләсе ел уңышы өчен туфракны әзерләү эшләренә дә кереште. Авыл хезмәтчәннәренә уҗым бодае чәчеләчәк 12 мең гектар мәйданны эшкәртергә кирәк (шуның 2 мең гектары терлек азыгы буларак кулланылачак). Күптән түгел 44 берәмлек техника (алар арасында ике урып-җыю комбайны да бар) сатып алынган. "Яшь көч", "Якты Үзән", "Башак" һәм "Яңа Юраш" хуҗалыкларында техниканы даими яңартып торалар, дип билгеләп үтте Илдус Әхмәтов.

Терлек азыгы әзерләү эшләре дә дәвам итә. Күпьеллык үләннәрнең беренче каты 7 мең гектар тирәсе мәйданда чабылды, икенче мәртәбә чапканда 1,5 гектар җирдә үлән җыелды. Берьеллык үлән, терлек азыгы катнашмасы, болын печәне әзерләү эшләре тулы куәткә бара.

1 августка алынган мәгълүматлар буенча, район хуҗалыкларында 9300 тонна печән, (таләп ителгәннән 116 процент), 47 мең тонна сенаж (таләп ителгәннән 100 процент) әзерләнде. "Яңа Юраш" агрофирмасында исә силос салуга керештеләр (2100 тонна).

Шулай итеп, районда 19 мең тонна азык берәмлеге бар, бу бер терлек башына исәпләгәндә 19 центнердан артып китә (Татарстан буенча - 17 центнер). "Морт" һәм "Яңа Юраш" агрофирмалары терлек кышлатуга тулысынча әзер, "Башак", "Вятский берег" һәм "Яшь көч" хуҗалыкларында да азык запасы планлаштырылган күләмгә якынлашты.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев