Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы шәхси хуҗалыкларында йорт хайваннарына түләмәгә каршы прививка ясала

Вакцинация узган атнада ук башланды.

Бу атнада Алабуга районында йорт хайваннарына түләмәгә каршы (себер язвасы) планлы вакцинация башланды. Бу турыда районның баш ветеринар табибы Рафаил Хәйриев хәбәр итте.

Шәхси хуҗалыкларда асрала торган сыер, ат, кәҗә һәм сарыкларга прививка махсус график буенча 22 августтан 15 сентябрьгә кадәр ясалачак. Барлыгы 1,5 терлеккә вакцинация үткәрү каралган. Препарат районга федераль программа буенча кайтартылган, шуңа күрә түләмәгә каршы прививка бушлай ясала.

Бүгенге көндәАлабуга районында себер язвалы 40 үләт базы бар, шуларның икесе шәһәр эчендә урнашкан. Үләт базлары түләмә йоктыруның потенциаль чыганагы булып торганлыктан, хайваннарга вакцинация ясау (бер хайванны да калдырмыйча) иң яхшы профилактика ысулы булып санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев