Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Шүрнәк мәктәбе укучылары – IT-Чемпионнары

Район мәктәпләрендә белем алучы өч укучы республика бәйгесендә җиңү яулап, бүләккә ноутбук алды.

"IТ-Чемпион" республика конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы Казанның IT-паркында булды. "Иң актив укучы" номинациясендә районның өч укучысы җиңде. Конкурсның беренче этабында Алабуга районы буенча 1 нче мәктәп укучысы Екатерина Пестерникова һәм Олы Шүрнәк мәктәбе укучылары Айзилә Һадиуллина белән Риназ Галеев җиңү яулады. Һәр районнан чакырылган 153 җиңүче арасында, алар конкурс нәтиҗәләрен йомгаклауга багышланган тантанада һәм IТ-паркта үткәрелгән бәйрәмдә катнашып, бүләккә ноутбук алдылар.

Бу көнне укучылар өчен зур бәйрәм булды, алар өчен төрле кызыклы чаралар оештырылган иде: "Мавыктыргыч фән" тамашасы, сабын куыгы очырту буенча шоу, радио ярдәмендә идарә ителә торган машиналар, футбол фристайлы, аэрохоккей, x-box, теш пастасы ясау буенча мастер-класс, мавыктыргыч фән һәм техника йортыннан кызыклы экспонатлар. Шулай ук кунаклар каршысында балалар өчен Евровидение-2013 җиңүчесе Даяна Кириллова чыгыш ясады.

Розалия НУРИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев