Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Танайка саласында 6 фермер хуҗалыгы бар

"Хыял", "Марков", "Гарифуллин", "Яшел үзән", "Праздников" һәм "Ларионов". Болар барысы да - крестьян-фермер хуҗалыклары һәм алар Танайка авыл җирлеге территориясендә урнашкан.

"Хыял" ("Мечта") хуҗалыгын Рафиснур Шакиров җитәкли. Фермер карамагында 50 баш мөгезле эре терлек, 70 сарык, биш ат һәм балык үрчетү хуҗалыгы бар.

"Марков" крестьян-фермер хуҗалыгы иске ферма бинасын арендага алып, анда капиталь ремонт ясаган. Бүгенге көндә фермада 296 баш мөгезле эре терлек (шуларның 90ы сыерлар), дүрт ат бар.

Узган елда "Ларионов" хуҗалыгы биш нәселле тана сатып алган. Хәзер фермер авылдашларына сөт, эремчек, каймак һәм сыр сата. Сөт продуктлары белән шәһәрне дә тәэмин итәргә җитешә. Продуктлары һәрвакыт югары сыйфатлы һәм тәмле булганга, аны хәзер авылда билгеле реклама герое кебек "веселый молочник" дип йөртәләр.

Моннан дүрт ел элек Рифкат Гарифуллин конкурс идарәчесеннән Хлыстово фермаларын сатып ала. Ярым җимерек хәлгә килгән биналарны төзекләндергәннән соң, якын-тирә территорияне дә тәртипкә китерә. Хәзер фермер хуҗалыгында 304 мөгезле эре терлек, 400 баш сарык, ат бар. Киләчәктә Рифкать Гарифуллин 150 сыерга исәпләнгән һәм заманча техника белән җиһазландырылган ферма төзергә һәм теплица булдырырга ниятли.

Хәер, инде бүгенге көндә үк кыяр һәм башка теплица культураларын үстерү белән "Яшел Үзән" хуҗалыгы шөгыльләнә. Аның продукциясен алабугалылар бик яратып ала.

Алабуга районында сарык үрчетү эшендә дә алга китеш сизелә. Тукай районыннан безнең районга күчеп килгән Фалалеевлар, кайчандыр "Алабуга" совхозыныкы булган терлек асрау биналарын арендага ала һәм биредә куй сарыклары асрый башлый. Хәзер бу фермада 860тан артык нәселле сарык бар.

Гари саласында урнашкан Медведевлар хуҗалыгында куяннар үрчетү белән шөгыльләнәләр. Биредә дә эшләр уңышлы бара күрәсең, чөнки озын колакларның саны инде меңнән артып киткән.

Галия ВӘЛИЕВА

Рәсемдә: Сергей Ларионов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев