Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы уракка төшәргә әзерләнә

Киләсе атнада авыл хезмәтчәннәре урып-җыю эшләренә керешергә планлаштыра. Аларга барлыгы 58 мең гектар мәйданда эш башкарырга кирәк.

Район агросәнәгать комплексының беренче яртыеллык эше нәтиҗәләре һәм райондагы урып-җыю эшләренә әзерлекнең барышы турында безгә Алабуга авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Косов сөйләде:

- Бүгенге көндә районда 12 меңгә якын мөгезле эре терлек бар. Терлек азыгы әзерләү эшләре тулы көчкә бара һәм бүгенгә 23 мең тонна сенаж һәм 2300 тонна печән әзерләнде. Печән таләп ителгәннән 38, сенаж 50 процент тәшкил итә. Терлек азыгы әзерләү эшләренең тизрәк һәм яхшырак барышына ешаеп киткән яңгырлар гына комачаулый, - диде Александр Косов.

Район буенча бер терлек башына 10,5 центнер азык берәмлеге әзерләп куелган. Җитәкче әйтүенчә, иң яхшы күрсәткечләр Морт һәм "Привольное" хуҗалыкларында, артта калучылар: Алабуга икмәк кабул итү предприятиесе һәм "Вятские зори" хуҗалыгы.

Уракка төшкәндә районның бар автопаркы тулысынча әзер булырга тиеш. Бүгенге көндә урып-җыю эшләрендә катнашучы техника 85 процентка әзер.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев