Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында чәчүлек җирләре 3 мең гектарга арттырылган

Арттыру эшкәртелмәгән җирләр хисабына башкарылды.

Алабуга районында чәчү кампаниясенең ике атнасында 14 мең гектарга якын җирдә чәчү эшләре башкарылган. Бу - борчак, арпа, сабан бодае, карабодай, солы, берьеллык үләннәр.

Быел беренче мәртәбә яшелчә культураларын эшкәртү һәм җыю өчен махсус техника сатып алынды. Сабан культураларын чәчү эшләре 48 процентка башкарылган. Район хуҗалыклары бу эшләрне 15 майга тәмамларга ниятли.

Узган ел белән чагыштырганда бөртекле культураларның чәчүлек җирләре 3 мең гектарга арттырылган. Хәзер ул 22 мең гектар тәшкил итә. Быел шулай ук районда тәүге тапкыр бер еллык кандала үләне, люпин, амарант һәм мисыр тарысы чәчелде. Алар азык буларак файдаланылачак. Моннан тыш беренче тапкыр сидератлар өчен горчица чәчелде. Язгы чәчү эшләре барлыгы 41 300 гектар җирдә башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев