Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында котыру чире буенча карантин игълан ителде

Алабуга районы Хлыстово авылындагы бер фермерның бу көннәрдә танасы үлгән.

Лаборатор тикшерүләргә кадәр аңа котыру авыруы дигән диагноз куелган. Урындагы ветберләшмәдән хәбәр ителгәнчә, терлек вирусны көздән үк төлкедән эләктергән булырга мөмкин, һәм авыру хәзер үзен күрсәткән. Хлыстовога терлек кертү һәм чыгару тыелган. Моннан тыш, бу фермерның терлекләренә генә түгел, авылда яшәүчеләрнең бар малына (этләр һәм мәчеләрне дә кертеп) прививка ясарга мәҗбүрләр. Карантин ике ай дәвам итәчәк. Бу арада котыру очраклары булмаса, карантин бетәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев