Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында участковыйлар өчен ике яңа йорт төзелә

Бер комплекс республика казнасы акчасына төзелә, икенчесе - җирле бюджет хисабына.

Быел районда полиция участковыйлары өчен ике административ-торак комплексларының берсе Костенеевода, икенчесе Дөм-Дөм авылында салыначак. Йортлар төзелә башланган һәм аларны төзүчеләр җәй ахырына тапшырырга вәгъдә итә.

Костенеевода "Авыл участок хезмәткәре өчен административ-торак комплексын төзү" республика программасы буенча салынган йортта 14 авылга участковый булган Алмаз Хуҗин гаиләсе белән яшиячәк.

Татарстан Россиядә авыл полиция участогы хезмәткәрләрен хезмәт торагы белән тәэмин итүне башлаган беренче төбәк булып тора. Терәк пунктлар белән бергә урнашкан йортларда кешеләр үткән елның октябреннән яши башлады. Алабугада шундый беренче йортны Мортта ярты ел элек куллануга тапшырдылар.

Дөм-Дөмдәге комплекс җирле казна акчаларына төзелә.

Рәсемдә узган елның декабрь аенда Морт авылында төзелгән участковый йорты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев